Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Язучы дәрес бирә»

Сезнең язучы яки шагыйрьнең дәрес биргәнен күргәнегез бар идеме әле?

Ә безгә моны күрү бәхете гел булып тора. Беренчедән, мәктәбебез бик уңайлы җирдә урнашкан: китап нәшриятенә яки Декабристлар урамындагы газета-журнал редакцияләренә килгәндә, алар безгә дә сугылып чыгарга ярата. Икенчедән, туган тел укытучыбыз Рамил Гомәр улы Хәннанов – үзе дә язучы. Ул әдәбият дәресләренә каләм ияләрен еш чакыра. 
Бу юлы безгә балалар шагыйре, язучы-прозаик, бик күп җырлар авторы Рафис Корбан килде. Шул рәвешле, 5 К, 5 Л, 7 З сыйныфы укучыларының әдәбият дәресләре аның катнашында узды. «Язучы дәрес бирә» сәхифәсе астында үткән дәресләрдә татар шигърияте нечкәлекләре, шигырь геройлары, образлар системасы хакында җентекле сөйләшү булды. Аннан соң шагыйрь абый китапханәнең уку залында барлык 4 нче сыйныф укучылары өчен оештырылган әдәби кичәдә яңа шигырьләрен укыды. Яшь дуслары да аның әсәрләрен өйрәнеп килгән иде. 
Әнвәр Хәертдинов, Казан шәһәре, «Адымнар» мәктәбе, 7 З сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев