Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Язның бер көне...

* Шомырт иртә чәчәк атса, җәй эссе булачак. * 21нче майда яңгыр яуса — гөмбә күп булачак.

Май ае сынамышлары
* Май аенда яңгырлар булса – уңыш мул булыр.
* Май башы җылы булса, икенче яртысында салкыннар көт.
* Шомырт иртә чәчәк атса, җәй эссе булачак.
* 21нче майда яңгыр яуса — гөмбә күп булачак.
* 24нче майда кызарып кояш чыкса һәм көндез яңгыр яуса, җәй яңгырлы һәм яшенле булачак.

Киңәш-табыш

Май уртасында яшь агачларны һәм куакларны ашларга кирәк. Май яңгырсыз булса, су сибәргә онытмагыз. Агач төбенә чокыр ясап, чиләге белән су салып куегыз. Бу әз-әз сибеп торуга караганда яхшырак.

Май башында агачлар бөре чыгаргач, алмагач һәм груша агачларын корткыч бөҗәкләргә каршы махсус агу белән эшкәртергә кирәк.  

Контейнерларда үскән агач үсентеләрен май аенда да күчереп утыртырга да була. Тик башта үсентене алганда тамырга зарар килмәсен өчен күп итеп су сибәргә кирәк. Агач утыртыр өчен болытлы көн сайлыйбыз. Май ае ылыслы агачлар утырту өчен әйбәт.

Файдалы киңәшләр

Май – җиң сызганып бакчада эшли торган ай. Ниләр генә утыртмыйбыз без май аенда! Әмма һәр эшнең үз тәртибе бар шул. Мул уңыш алу өчен яшелчә, җиләк-җимешләрнең теге йә бу төрен кайсы көннәрдә утыртасын да белергә кирәк. Без бакчачыларга файдалы календарь тәкъдим итәбез.

2018 ел өчен ай фазалары:

 1 майдан 14 майга кадәр ай кими.
 15 майда Яңа ай туа.
 16 майдан 28 майга кадәр ай үсә.
 29 майда тулы ай була.
 30, 31 майларда ай тагын кими.


Яшелчә утырту өчен уңышлы көннәр:

Кыяр – 6, 9, 10, 11, 18, 19, 24, 25, 26, 27, 28;
Помидор – 4, 5, 6, 18, 19, 24, 25, 26, 27, 28;
Баклажан – 4, 5, 6, 18, 19, 24, 25, 26, 27, 28;
Редис, шалкан – 1, 2, 4, 5, 6, 9, 10, 11;
Татлы борыч – 4, 5, 6, 18, 19, 27, 28;
Әче борыч – 9, 10, 11, 18, 19, 27, 28;
Суган – 2, 4, 5, 6, 18, 19, 27, 28;
Бәрәңге – 1, 4, 5, 6, 9, 10, 11, 18, 19, 24, 26, 27, 28;
Сарымсак – 1, 4, 5, 6;
Кишер – 1, 4, 5, 6, 9, 10, 11, 24, 25, 26;
Кәбестә – 18, 19, 24, 25, 26, 27, 28;
Яшеллек – 1, 9, 10, 11, 18, 19, 24, 25, 26, 27, 28.


Чәчәк утырту өчен уңышлы көннәр

Беръеллык – 1, 2, 3, 9, 10, 11, 18, 19, 22, 23, 27, 28;
Икеъеллык – 1, 2, 3, 4, 5, 6, 9, 10, 11, 18, 19, 27, 28;
Суганчалы — 1, 9, 10, 11, 24, 25, 26, 27, 28.
14, 15, 16, 29 – берни дә утыртырга ярамый торган көннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча язгы эшләр бакчачыга