Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Язлар безгә Тукай белән килә...

29нчы апрель көнне Иштирәк авылы китапханәсендә яраткан шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган “Язлар безгә Тукай белән килә” дип исемләнгән бик матур кичә узды.

Бәйрәмне “И мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз...” дип аталган китап күргәзмәсе һәм шагыйребезнең тормыш юлын тасвирлаган презентация чараны тагын да матурлап, тулыландырып торды.

Без, Иштирәк авылының мәктәп укучылары һәм укытучылары бу чарада рәхәтләнеп катнаштык. Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләп, “Туган тел” җырын бергәләп җырладык. Кунакка яраткан геройлар Шүрәле белән Су анасы да килеп, безнең матур итеп сөйләгән шигырьләрне тыңлап киттеләр.

Мин бәйрәмдә “Су анасы” шигырен яттан сөйләдем. Икенче елга да шагыйребезгә багышланган әдәби кичәләрне көтеп калабыз. Габдулла Тукай – мәңгелек шагыйрь, ул һәрвакыт безнең күңелләрдә!


Шамиль Закиров, 9 яшь, Тукай районы Иштирәк авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев