Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Язам, сызам, бозам, ыргытам, тагын язам...

Бу сүзләрне балалар бакчасындагы рәсем ясаучы бала әйтми. Бу сүзләр безнеке – журналистларныкы!

Мин Әдилә, КДУның националь һәм глобаль медиа чаралары кафедрасында укыйм (татар журналистикасы инде, үзебезчә әйтсәк).

Төркемебез белән без көн саен нидер эшлибез: әлеге дә баягы язабыз, йөгерәбез, чараларда катнашабыз, фотога төшерәбез, видео ясыйбыз. Безнең яшьлек елларыбыз, студент чакларыбыз күңелле үтә.
Безнең факультетка укырга керүнең 3 и-и-и-иң төп уңай ягы:
1) Бушлай иң шәп чараларга керү мөмкинлеге (әйе, журналистлар спектакль-концерт премьераларына бушлай керә, соңыннан язма язарга кирәк бит!)
2) Татарстанның төрле өлкәләрендәге танылган кешеләр белән элемтәгә чыгып, алар белән аралашу мөмкинлеге (материал әзерләү максты белән, әлбәттә!)
3) Үзеңнең эшчәнлегеңә телевизор экраныннан, гәҗит-журналдан, радио дулкыныннан сөенү!

 

Үзебезнең эшчәнлегебезне сезнең өчен, кадерле укучылар, ачык ясыйсыбыз килә.

Калган кызыклы мәгълүмат – безнең инстаграм сәхифәсендә, язылыгыз!

Әдилә Закирова.

Әдиләнең тагын бер язмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев