Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Яз ямьнәрен көткәндә!

Җиһанда яз исе сизелә башлап, кояшка сусаган күңел матурлык эзли башлаганда балалар белән бергә укыр өчен, «Ел китабы 2021» китапларын тәкъдим итәбез.

Ак күбек карлар эрер дә,

Ямь-яшел көннәр килер.

Яз таңы зәңгәрлегендә

Үрмәле гөлләр көлер.

(Гамил Афзал)

Кышның салкыннарынннан соң мин язны сагынып көтеп алам. Яз – табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты. Бүген язның беренче генә көне. Аның әле кыштан әллә ни аермасы юк. Салкын. Бураннар да уйнап ала. Ләкин мин боларны язның кыш белән тартышуы дип уйлыйм. Кояш барыбер үзенекен итә, җылыта. Түбәләргә боз сөңгеләре дә элеп куя.

Җиһанда яз исе сизелә башлауга, кояшка сусаган күңел матурлык эзли башлый. Һичшиксез, бу сусауны басар өчен матурлык өләшә торган китаплар, шигырьләр укырга кирәктер. Шул уңайдан сезнең игътибарга, балалар белән бергә укыр өчен, китапханәгә янәдән килгән «Ел китабы 2021» китапларын тәкъдим итәбез.

Татарстаннның халык шагыйре Гамил Афзалның «Язбикә» (0+) шигырьләр китабы. Әлеге китапта язучы балаларны табигатьне сакларга, аны кадерләргә, матурлыкны күрә белергә, хезмәтне яратырга өнди. Әле март башы гына. Төннәрен салкын булса да, көндезен инде кояш балкый. Туган җиребезгә яз килә, яз исе аңкый.

Яз – матур, шатлыкларга бай вакыт. Шушы мизгеллләр язучының шигырьләрендә чагыла.

Кар сулары ага гөрләшеп,

Дулкын дулкын белән серләшеп,

Ярларына сыймый ташкындай,

Нурлы язны мактап сөйләшеп,

Кар сулары ага гөрләшеп.

(Гамил Афзал)

Менә инде озак та үтмәс кошлар тезелешеп кайтыр безгә язны зурлап.

Тезелешеп гаскәр кебек,

Еракларда илләр гизеп,

Кычкыралар:

«Кайттык урап,

Исәнмесез, кыйгак-кыйгак!»

(Гамил Афзал)

Чираттагы Факил Сафинның «Әйдәгез, дуслашыйк» (6+) китабында мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен шигырьләре һәм «Мәңгелек әйләнеш» исемле шигьри календаре тәкъдим ителгән. Кырмыска аяклары ник кыска икән? Камиләгә тизрәк үссен өчен кем кирәк? Вакытның кадерен беләбезме? Бәхет нәрсә икән соң ул? Табылдыкка татарча исем кирәк! Нияз кырмыскага ничек дуга салып, ат итеп җигеп йөргән соң? Ф. Сафинның әлеге китабында шушы һәм башка сорауларга җавап табарга мөмкин. Матур, төсле рәсемле һәм мавыктыргыч бу китаплар һәр сабыйның күңеленә хуш килер!


Резидә Вәлиева, 7 нче балалар китапханәсе хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев