Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Яратылмый калган ярлар

27 нче май көнне 13.00 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәре үзәк китапханәсе Татарстанның халык артисты, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты, драматург Булат Сәлаховның «Яратылмый калган ярлар» китабын тәкъдир итү кичәсен оештыра.

Булат Сәлаховның “Яратылмый калган ярлар” исемле китабы Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелгән “Ел китабы-2018" бәйгесендә катнашты. 328 китап арасында аның “Яратылмый калган ярлар”ы иң күп укылган дип табылды һәм җиңүче булды. Әлеге пьеса 2014 елда узган “Яңа татар пьесасы” бәйгесе нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының махсус бүләгенә лаек булган иде. Чаллы татар дәүләт драма театрының шул исемдәге спектакле татарлар яшәгән төбәкләрдә зур уңыш белән бара.

Булат Сәлахов – Чаллы татар дәүләт драма театрына нигез салучыларның берсе. Шунда эшләп 1976 елдан бүгенге көнгә кадәр җитмештән артык роль иҗат итә һәм уннан артык спектакльне сәхнәгә куя.

Ул шулай ук илледән артык юмористик хикәя авторы да.

2000 елдан – Татарстан Республикасының атказанган артисты.

2009 елдан – Татарстан Республикасының халык артисты.

Булат Сәлахов драма әсәрләре язу белән дә уңышлы шөгыльләнә.

2012 елдан – Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы.

2012 елдан сәхнә әсәрләре өчен бирелә торган Дамир Сираҗиев исемендәге премия, 2014 елда «Тантана» театраль премиясе лауреаты була.

Кичәдә Булат Сәлаховның тормыш юлы, иҗаты белән тулырак танышу белән беррәттән спектакльдан өзекләр дә тәгъдим ителәчәк.


Яр Чаллы шәһәре үзәк китапханәсенең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәре Гүзәл Госманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев