Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Яраткан газетамның журналистлары белән таныштым

Бу елның 19нчы ноябре минем күңелемдә матур истәлек булып сакланыр.

Бу елның 19нчы ноябре минем күңелемдә матур истәлек булып сакланыр, чөнки ул көнне гимназиябездә якташ шагыйрәбез Гүзәлия апа Галләмова һәм Чаллы шәһәрендә балалар өчен чыгучы “Көмеш кыңгырау” газетасы хезмәткәрләре белән очрашу булды.

Чара, чыннан да, бик күңелле узды. Анда “Ялкын” бию ансамбле, балалар бакчасыннан нәни дусларыбыз, бишенче сыйныф укучылары чыгыш ясады. Балалар Гүзәлия апа Галләмова һәм Лилия апа Фәттахованың шигырьләрен бик матур итеп сөйләделәр. Гүзәлия апаның үзе белән дә аралаштык: шагыйрәгә сорауларыбыз күп иде.

Аннан соң, “Көмеш кыңгырау” газетасы редакторы Резеда апа Гасыймова, шагыйрә һәм журналист Лилия апа Фәттахова, веб-редактор Ләйлә апа Мирзаһитова чыгыш ясады. Алар газета турында бик мавыктыргыч итеп сөйләделәр, балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Безне якын итеп килгән кунакларыбызга күңелдә чиксез рәхмәт хисләре уянды.

Миңа чара бик ошады, чөнки мин үзем алдыра һәм яратып укый тоган газета журналистлары белән таныштым һәм сөйләшә дә алдым. Гүзәлия апа белән аралашу да рәхәт булды. Күңелле һәм кызыклы очрашуны оештырган өчен, татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Айсылу апага бик зур рәхмәт. Алда мондый чараларны тагын да көтеп калабыз!


Риза Фәхреддин исемендәге 1нче номерлы гимназиянең 7 нче Б сыйныфы укучысы Диана Фәрхетдинова.

Әлеге очрашудан күбрәк фотолар карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көмеш кыңгырау әлмәт