Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Якын күршем

Күршеләрең белән тату яшәсәң рәхәт, күңелле,үзеңне бердәм һәм ышанычлы хис итәсең.

Авыр чакта, иң беренче булып, күршегә кереп чыгасың… Күршең туганнан да якын, дип сөйлиләр халык телендә, мин моның белән килешәм.

Минем дә якын күршеләрем бар. Шуларның берсе – Камилә. Аның белән без кечкенәдән уйнап үстек. Камилә миннән ике яшькә өлкәнрәк булса да, без бергә уйный идек. Ул өлкәнрәк булганга, мине бала чактан ук барлап, карап йөртте. Әле дә бер-беребезне хөрмәтләп яшибез. Минем сорауларым туса, эшли алмаган эшләрем булса, Камилә янына барам. Ул миңа һәрвакыт ярдәм итә.

Әлбәттә, минем бар күршеләрем дә яхшы, барысын да хөрмәт итәм, барысы белән дә элемтәдә торам, аралашам. Барлык күршеләрем дә ярдәмчел, яхшы холыклы, ихлас күңелле. Алар кебек кешеләр белән яшәве рәхәт, күңелле!


Расих Кыямов, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев