Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Яңа китап – яңа дус

Җәй җитте, буш вакыт күбәйде, әдәби китаплар укырга да мөмкинлек туды. Соңгы елда балалар өчен чыккан китапларга күзәтү.

Хөрмәтле китап сөюче дуслар! Сезнең өчен китапханәгә кайткан яңа китаплар исемлеге тәкъдим итәбез.

Кем күп белергә теләсә -

Китап була кулында.

Менә хәзер сүз башлыйбыз

Шул якын дус турында.

Йолдыз Шәрәпова шигырьләре балалар күңелен күптән яулады инде. Шагыйрәнең һәр яңа әсәрен балалар да, өлкәннәр дә түземсезлек белән көтеп ала. “Китаплы кич” балалар өчен шигырьләр, әкиятләр җыентыгында авторның өр-яңа шигырьләре янында барыбыз да яратып өлгергән берничә әсәре дә урын алган.

Роберт Сәлахиевның “Мин болай тырыш малай” дигән шигырьләр китабы балаларга хас йомры сүзгә, зирәклеккә, күзәтүчәнлеккә бай. Авторның җор теле, үзенчәлекле шигырьләре беркемне дә битараф калдырмас.

Шагыйрә, язучы Фирүзә Җамалетдинова балалар өчен менә дигән “Тешле карандаш” исемле  китап әзерләгән. Аның әсәрләре тирән эчтәлекле, кызыклы вакыйгаларга бай. Үрдәк белән чебинең нәрсә турында сөйләшкәнен, бер баланың усал әтәч белән ничек дуслашуын, телефонның нинди сурәтләр төшерергә яратуын беләсегез килсә, әлеге җыентыкны укыгыз.

Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гәрәй Рәхимнең “Иске самавыр торбасы” китабына балалар өчен язылган шигырьләре һәм хикәяләре тупланган.

Балалар! Сезнең кулыгыз да нинди генә китап булса да, ул сезне игелекле, шәфкатьле булырга, матурлыкны күрә белергә өйрәтә. Китап – игелекле дус, киңәшче, сердәш тә. Әйдәгез, барыбыз да китап белән дус булыйк! Сезне тагын бик күп яңа китаплар белән танышу өчен 14/01 йортында урнашкан татар китапханәсендә көтеп калабыз.

Яр Чаллы шәһәренең 12нче китапханә китапханәчесе Фәхердинова С.М.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев