Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Яңа ел килә безгә...

Үзенең якты истәлекләрен, эшләнгән күп кенә эшләрне калдырып, алдагы елга якты өметләр уятып, иске 2020 нчы ел да үтеп бара.

Яңа елның килүе чиксез шатлыклы, тылсымлы көчкә ия булган бәйрәм икәнлеге һәркемгә мәгълүм. Кыш бабайның бәйрәмгә килүе – үзе бер сихри мизгел. Кыш бабайдан кечкенәләр генә түгел, олылар да гаҗәеп серле могҗиза көтәләр.

Бервакыт бакчада шау-шу купты: һәр төркем балаларына хәбәр җиткерделәр – “Кыш бабай белән Кар кызы юлга чыкканнар, озакламый безнең бакчага да килеп җитәләр!” Чынлап та, тәрәзәгә карасалар - балалар бакчасы ишек алдында Кыш бабай белән Кар кызы йөри. Аларны бәйрәм иртәсендә генә күреп гадәтләнгән балаларның шул вакыттагы шатлыкларын күрсәгез... Ә быел Кыш бабай белән Кар кызы балалар бакчасы ишек алдына ук килгәннәр. Урамга уйнарга чыккач, эзләп карасалар да тапмадылар, тәрбияче апалары аларны бәйрәм иртәсенә киләчәкләр, дип аңлатты.

Күптән көтелгән бәйрәм иртәләре башланып китте... Чынлап та, бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы килгән ич. Балаларның бәхет - шатлык белән тулы күзләренә карагач, күңелләргә җылылык тарала. Бәйрәмдә башка әкият геройләрын да күреп балалар бик сөенделәр. Алар өчен бәйрәмне тәрбияче апалары бик тырышлык белән, зур югарылыкта үткәрделәр.

Әти-әниләр дә бәйрәмгә әзерләнүдә аеруча актив катнаштылар. Һәр төркемнең әти-әниләре бакча территориясендәге агачларны төрле ялтыравыклы уенчыклар белән бизәделәр, бәйрәм котлаулары ясадылар, холлга балалар белән бергә ясаган кул эшләреннән күргәзмә оештырдылар. Әти-әниләре бакчага балаларын алырга килгәч, шул бизәлгән агачлар янында бергәләшеп фотога төштеләр. Әти-әниләргә бакча бизәлешенә ярдәм иткән, бәйрәмебезне ямьләндергән һәм сихри могҗизага ышаныч тудырган өчен бик рәхмәтлебез.

Зәкия ФӘТХУЛЛИНА, Чаллы шәһәре, 41 нче “Умырзая” балалар бакчасы. 

Фотоларның авторы: Вера БЕРЕЗИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев