Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Яңа ел каникуллары

Төнге 12 ләрдә урамнан сәер тавыш ишеттек. Тәрәзәдән карасак... Исебез китте, машиналар юлында бер зур капчык ята иде

Без Яңа ел бәйрәмен бик кызыклы итеп уздырдык. Шундый зур, тәмле табын кордык, әти-әниләр белән тау шуарга бардык. Авылдагы клубта да булдык. Анда Яңа ел тамашасы карадык, уеннарда катнаштык, дискотекада биедек... Аннан бингаль утлары яндырдык... Фотоларга төштек.

Ә иң кызыгы төнге 12 якынлашканда булды. Урамнан сәер тавыш ишеттек, тәрәзәдән карасак... Машиналар юлында зур кызыл капчык ята иде. Әбием аны Кыш Бабай калдыргандыр диде... Без – бала-чагалар, тизрәк капчыкны алырга йөгердек. Көчкә өстерәп алып кердек аны... Андагы бүләк,  бөтенесе без теләгән әйберләр иде... Бик сөендек. 

Әминә Сәлимова, Мөслим районы, Метрәй авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #көмеш кыңгырау