Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Яңа дусларым

Ә хәзер мин аларга исемнәр кушам: Акмаңгай, Сандугач, Карлыгач, Балкыш, Бәләкәч.

Сезгә бер сөенечемне язасым килә. Күптән түгел безнең сыерыбыз ике үгез бозау тудырды. Без бик шатландык, чөнки алар игезәкләр. Бераз вакыт үткәч, икенче сыерыбыз да бер кечкенә бозау алып кайтты! Монысы да үгез иде. Аннары тагын бер сыерыбыз бер бозау тудырды. Аннары... тагын берәү. Әти кергән саен, үгез бозау дип әйтә, ә без ышанырга да, ышанмаска да белмибез. 4 сыердан 5 үгез бозау!

Үзләре шундый матурлар, сөйкемлеләр. Яннарына кереп яратасым, сөясем килә, әниләре якын да китерми. Ярар, бер-ике ай үткәч, бозаулар үзләре генә калгач, яннарына да керермен, ашарларына да бирермен әле. Ә хәзер мин аларга исемнәр кушам: Акмаңгай, Сандугач, Карлыгач, Балкыш, Бәләкәч.

Мин бик шатмын яңа дусларым артуына.


Рамилә Гарипова – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев