Вәрәшбаш авылы мәчетендә Ислам лагеры эшли
Сезнең яңалыклар

Вәрәшбаш авылы мәчетендә Ислам лагеры эшли

Вәрәшбаш авылы мәчетендә Ислам лагеры эшли башлады

Безнең Вәрәшбаш авылы мәчетендә Ислам лагеры эшли башлады. Якшәмбе көнне авыл кешеләре: яше-карты җыелып мәчет, мәдрәсә ишегалдын җыештырдык.

Дүшәмбедән балалар лагерьга килделәр. Көн саен лагерьга йөрүче 25-30ар бала дин сабакларына өйрәнә, тәмле ризыклар белән сыйлана, төрле кул эшләре белән шөгыльләнә, хәрәкәтле уеннар уйный.

Лагерьны оештыруда, ризыклар белән тәэмин итүдә районыбызда яшәүче Розалия хаҗия ярдәм күрсәтте. Ә балаларны дин сабакларына Гөлсинә ханым өйрәтә. Тәрбиячеләр булып Чулпан Мөэминова, Рәилә Бахауовалар эшли.

Ә тәмле ризыкларны Миләүшә Хәсәнова белән Фәндәлия Гарипова пешерә. Әлеге изге эштә катнашкан барлык кешеләрга Ходайның зур рәхмәте яусын.

Миләүшә Хәсәнова.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев