Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Ватаныбыз горурлыгы

Мәктәбебездә Җиңү көненә багышланган концерт оештырдык.

Мәктәбебездә Җиңү көненә багышланган концерт оештырдык. Анда Чаллының ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен чакырдык. Алар — бөек кешеләр, Ватаныбыз горурлыгы. 

Концерт бик күңелле узды. Мин Фатих Кәримнең «Ватаным өчен» шигырен сөйләдем. Аннары ветераннар белән табын артында аралаштык. 

Бер апа үзенең сугышка киткән абыйлары турында сөйләде. Иң мөһиме — безнең сугышчылар Ватаныбызны саклап кала алганнар.

Бу ветераннар арасында подполковник Акимов Юрий Михайлович та бар иде. Без аның белән «Хәтер бакчасы» акциясендә катнашып, чыршылар утырттык.

Руслан Логинов, Чаллы шәһәре, 52нче мәктәп, 7нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев