Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Утлы еллар кайтавазы

Кукмара районы Байлангар авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Утлы еллар кайтавазы” дигән истәлек дәресе үткәрелде. Ул Россиядә сугышчан интернационалистлар истәлеге көненә багышланды.

Чарага Әфган сугышы ветераны Шакиров Ильяс Мансурович чакырылган иде. Китапханәче Хисмәтова Венера балаларга совет гаскәрләрен Әфганстанга кертү сәбәпләре һәм аның дәвамлылыгы, Әфган сугышы елларында һәлак булган якташларыбыз турында сөйләде.

Аннан сүз Ильяс Мансуровичка бирелде. Ул балаларга Әфганстанда хезмәт итүе, үз бурычларын ничек батырларча башкарырга туры килүе, катлаулы шартларда ныклык, намуслылык күрсәтергә, ант һәм бурычларга тугрылыкны саклап калырга туры килүе турында сөйләде.

Ветеранның сөйләве шәхси фотографияләр һәм сугышчан бүләкләр күрсәтү белән үрелеп барды. Балалар зур кызыксыну белән ветеранның дулкынланып сөйләвен тыңладылар, аңа күпсанлы сораулар бирделәр.

Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Чара ахырында ветеран балаларны яхшы укырга, үз Ватаныңны яратырга һәм аны лаеклы яклаучылар булырга чакырды.


Фәния Рәхимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев