Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Үткәннәр турында онытмыйк!

Түбән Кама шәһәрендәге Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиянең 4 «Б» сыйныф укучылары үткән буынның көнкүреше, яшәү рәвеше белән танышты.

Туган ягын яратучы, аның тарихы белән кызыксынучы һәм иҗтимагый тормышта катнашучы кеше генә мәдәни, рухи бай дип санала ала.

Үткәннең күренмәгән җепләре безне, тормышыбызны, язмышларыбызны бәйли. Без үткәннең тарихын белергә тиеш. Үз төбәгеңнең үткәнен белү, безнең ата-бабаларыбыз ничек һәм нәрсә белән яшәгәннәрен, нәрсәгә омтылганнарын, туган як тарихын белү безгә рухи көч һәм таяныч бирә. 

Түбән Кама шәһәрендәге Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиянең 4 «Б» сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчечсе — Шәйдуллина Рима Аксановна) өчен туган якны өйрәнү сәгате узды. Катнашучыларга үткән буынның көнкүреше, яшәү рәвеше турында мәгълүмат бирелде. Борынгы көнкүрештә кулланылган җиһазлар, эш кораллары белән урнаштырылган китап күргәзмәсе катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Кызыклы сорауларга җавап биреп, китаплардан мәгълүмат укылды. Киләчәк буынны туган ягыбызның үткәне белән таныштыру, халкыбызга карата ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү безнең бурыч. Чөнки үткәнне белмичә, киләчәккә барып булмый... 

Түбән Кама шәһәренең 7 нче балалар китапханәсе хезмәткәре Валеева Резедә Мәсхүт кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев