Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Урал әкиятләрен укыйбыз

Тукай районы Калмия авылы китапханәсендә “Бажовның Урал әкиятләре” исемле ачык дәрес үтте.

Январь аенда рус язучысы фольклорист, публицист, журналист Павел Петрович Бажовның (1879-1950) туган көне булды.

Шул уңайдан Тукай районы Калмия авылы китапханәсендә “Бажовның Урал әкиятләре” исемле ачык дәрес үтте.

Балалар белән берлектә авторның биографиясе белән таныштык. Аның әсәрләреннән ясалган “Бажовның Урал әкиятләре” китап күргәзмәсе балаларга ачык күренеш булды. Бергәләп әкиятләрен кычкырып укыдык. Охшаган өлешләрен балалар сөйләп тә күрсәттеләр.

Балаларга бигрәк тә “Малахит шкатулка”, “Таш чәчәк”әсәре ошады. Кызыксынган укучы, кулына китапны алгач, ни өчен әсәр шулай атала икән дип уйланырга мөмкин. Бу әсәрдә сатучы кыйммәтле ташлардан эшләнгән малахит шкатулкасын туйга шахтерга һәм тау хуҗасы хатынына бүләк иткән. Бу кыйммәтле бүләкнең мәгънәсе, шушы әсәрдә генә түгел, китапның тормыш, яшәүне тасвирлаган әсәрләрендә чагыла.

Балалар Бажовның китаплары белән китапханәдә генә танышып калмадылар, өйләренә дә алып киттеләр. Әңгәмәле ачык дәресебез бик күңелле үтте. Балалар үзләренә рухи байлык туплап кайтып киткәннәрдер дип ышанып калам.


Шулай ук Калмия авылы китапханәсендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгы һәм 22 гыйнварь көнне “Татарстан яшьләре» газетасына 100 ел тулу уңаеннан күргәзмәләр оештырылды. Күргәзмәне карарга килгән урта буын һәм өлкән яштәге авылдашлар белән бик җанлы фикер алышу булды. Өлкәннәр үзләренең кызыксындырган сорауларга газета битләреннән җавап алдылар.

Күргәзмә балалар өчен дә мавыктыргыч күренешләре белән бик кызыклы, тәрбияви дәрес булды. Балалар да, өлкәннәр дә үзләре белән берничә сан газетаны өйләренә дә алдылар. Китапханәдә җанлы фикер алышулар тагын да күбрәк булсын дип рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар.


Калмия авылы китапханә мөдире Галиахметова Энҗе Рафиковна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев