Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Университет» мәктәбендә яраткан язучыбыз кунак булды

Алабуга шәһәре «Университет» гомуми белем бирү мәктәбендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, балалар язучысы, шагыйрь, композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин белән бик кызыклы очрашу булып узды.

Факил абый үзенең иҗаты,  китаплары, «Мәйдан» журналы, балалар өчен чыгып килүче «Көмеш кыңгырау» газетасы белән таныштырды. Безгә үзенең шигырьләрен укып күрсәтте.

Шулай ук ул туган телне өйрәнергә, сакларга, үстерергә кирәклеге турында да әңгәмә уздырды.

«Кеше нинди генә телдә сөйләшсә дә, үзенең җиде буынын белергә тиеш. Әби-бабайларның, әти-әниләрнең кадерен белеп яшәргә кирәк», - дип аңлатты Факил абый.

Әңгәмә барышында без үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек, ә очрашу азагында Факил абый белән күмәк фотога төштек. Әлеге чара бик күңелле узды, барыбыз да канәгать калдык, үзебез өчен файдалы мәгълүмат тупладык. Алга таба да шундый очрашулар ешрак булса иде.


Язилә Нәҗметдинова, Казан (Идел Буе) Федераль Университетының Алабуга институты «Университет» гомуми белем бирү мәктәбенең 5А сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X