Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Уеннар аша милли тәрбия бирәбез

Безгә Азнакай шәһәре 3нче “Айсылу” балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм балалары хат язып җибәргән.

Исәнмесез хөрмәтле “Көмеш кыңгырау” газетасы редакциясе. Сезгә Азнакай шәһәре 3нче “Айсылу” балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм балалары хат яза. Безнең балалар бакчасында милли тәрбиягә зур игътибар бирелә. Балаларны кече яшьтән үз милләтең - татар булуың белән горурланып үсәргә өйрәтәбез. Шул максаттан, балалар белән милли дидактик уеннар уйныйбыз. Мәсәлән: “Мендәрчекне бизә”, “Табын әзерлибез”, “Шәүләсен тап” уеннарын балалар өчен үзебез ясадык.

“Мендәрчекне бизә”, “Шәүләсен тап” уеннарында татар милли бизәкләрен өйрәнәбез, исемнәрен ныгытабыз; ә “Табын әзерлибез” уенында исә татар милли ризыкларын өйрәнәбез.

Балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли тәрбия бирүдә дидактик уеннар балаларга телебезнең матурлыгын, байлыгын аңларга, кеше өчен газиз булган туган җиргә, туган телебезгә мәхәббәт, хезмәт сөю, тыйнаклык, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итә дип саныйбыз.

Ихтирам белән Азнакай шәһәре 3нче “Айсылу” балалар бакчасы тәрбиячеләре: Сабирҗанова Лилия Фәрит кызы, Бәдертдинова Ләйсән Җәүдәт кызы. Рәсемнәрдә - зурлар төркеме балалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев