Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Учагыңда утың сүнмәсен

Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еникинең тууына 2 мартта 110 ел тулды. Шул уңайдан оештырылган “Еникине укыйбыз”дигән төбәкара Акциягә кушылып республикабыз китапханәләрендә Әмирхан Еники иҗаты буенча төрле чаралар үткәрелә.

Мин укучыларны язучы белән якыннанрак таныштыру өчен аның “Әйтелмәгән васыять” повестен сайлап алдым. “Учагыңда утың сүнмәсен” дигән әдәби дәрес шушы әсәрне анализлауга корылган иде.

 

Укучылар барысы да әсәр белән таныш. Туган җиргә, туган туфракка мәхәббәт, телне һәм гореф-гадәтләрне онытмау, йолаларны хөрмәтләү проблемалары берсен дә битараф калдырмады. Укучылар Акъәби һәм аның балалары турында үз фикерләрен әйттеләр, әсәрдән өзекләр укыдылар.

Әсәрдә тагын бер символик образ бар – Учак образы. Ул милләтнең киләчәгенә, ныгып, көчәеп китәчәгенә ишарәли. Бу Акцияне яшьләр өчен файдалы һәм кирәкле чара дип уйлыйм.

 

Кукмара районы Әсән-Елга авылы китапханәчесе Нәфыйкова Әлфинә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КИТАПХАНӘ укытучы, мәктәп, чара мәктәп