Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

"Тылсымнар" "сәләтлеләр иле"ндә

Актанышта һәр бала сәләтле, аларның һәрберсе диярлек спортны һәм сәнгатьне үз итә.

Балаларның сәләтен тагын да үстерер, камилләштерер өчен безнең "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты" "Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы" белән тыгыз элемтәдә эшли.

25 сентябрьдә гуманитар гимназия әлеге мәктәпнең 4 сыйныф укучыларын үзенә җыйды. Әлеге дусларча очрашуның төп максаты - дәвамчанлык булдыру. Гимназия ягыннан караганда, дәвамчанлык - башлангыч мәктәптә алган беренчел белем һәм күнекмәләргә нигезләнеп белем бирү булса, ә башлангыч мәктәп өчен ул - гимназия таләпләренә ияләшү, анда белем алуны дәвам итү өчен кирәк булган белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

Шул уңайдан, гимназиянең 5 б сыйныф укучылары белән башлангыч мәктәпнең 4 сыйныф укучылары составыннан торган 2 команда "Күңелле стартлар" бәйге-ярышында үзләренең көчләрен сынады.

Гимназия директоры Рузилә Илдар кызы ярышта катнашучыларга үзенең матур теләкләрен җиткерде. Әлеге чара бүгенге тормышта иң актуаль темаларның берсе булган - юл йөрү кагыйдәләренә багышланган иде. Командаларның исемнәре дә нәкъ менә әлеге темага туры китереп, "кызыллар" һәм "яшелләр" дип сайланды. Гимназиянең укучылар үзидарәсе вәкиле 11 а сыйныф укучысы Гильманова Рәмзилә педагог-оештыручы Гөлгенә Глүс кызы җитәкчелеге астында ярышны бик матур итеп алып барды.

Укучылар юлда, урамда йөрүнең төп кагыйдәләрен кабатладылар, светофорның ни өчен кирәклеген, юл билгеләрен искә төшерделәр.

Төрле сорауларга җавап эзләделәр, юл йөрү кагыйдәләренә багышланган шигырь дә иҗат иттеләр. Әлеге уенда балалар җитезлектә, бердәмлектә дә сыналды.

Жюри вәкилләре - гимназиянең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ленар Зөфәк улы һәм башлангыч мәктәпнең 4 сыйныф укытучысы Айгөл Данис кызы чыгарган нәтиҗәләр буенча, "яшелләр" командасы 1нче, ә"кызыллар" командасы 2нче урынга лаек дип табылды. Әлеге бәйге-ярыш башлангыч мәктәп укучыларына аеруча да ошады. Алар гимназия укучылары белән якыннанрак танышты. Уен барышында балалар арасында дуслык, бердәмлек, игътибарлылык кебек сыйфатлар ныгыды. Һәркем әлеге дуслык күпере тагын да ныгысын иде дигән теләктә калды.

Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы педагог-оештыручысы Регина Әбүдәрова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев