Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Тылсымлы үзгәрешләр

Арча Үзәк китапханәсендә "Тылсымлы үзгәрешләр"  иҗади бәйгесенең нәтиҗәләре буенча "Чиста шәһәрдән - яшел планетага" исемле экологик бәйрәм үткәрелде.

Август аенда ук башланган бәйгедә балалар да, өлкән яшьтәгеләр дә теләп катнаштылар. Китапханә фойесында оештырылган күргәзмәне һәркем сокланып, гаҗәпләнеп карады. Табигатькә зыян сала торган ташландык әйберләрдән никадәр матурлык тудырып була икән!

“Кулларыннан гөлләр тама”,- дип нәкъ менә шундый осталар турында әйтәләр дә инде. Күргәзмәдә ниләр генә юк: кәгазьдән үрелгән кәрҗин,  вазалар,  пластик су савытларын эретеп һәм кисеп ясалган чәчәкләр, бакчаны бизәү очен эшләнгән тәвә кошлар, яңа ел чыршысы,  әкиятләргә иллюстрацияләр. Ташландык материалдан искиткеч матур костюмнар да ясап була икән. Полиэтилен пакетлардан “Кызыл калфак”ка, иске гәҗиттән “Наташа Ростова”га күлмәк,  пластик савыт-сабадан “Көлкәй”, СД дисклар кулланып “Кар патшабикәсе” костюмын ясаганнар. Искиткеч! Боларның барысын да үз күзләрең белән күрергә кирәк.

Бәйгедә катнашучыларның эшләре ике номинация буенча бәяләнде: “Ташландык материал һәм икенчел чималдан иң креатив эшләнмә», "Әдәби геройның иң оригиналь костюмы". Бәйрәм барышында икенче номинациядә катнашучылар үзләре ясаган костюмнарны тамашачыларга да тәкъдим иттеләр. Аларның чыгышлары музыкаль номерлар, сәхнәләштерелгән күренешләр  белән үрелеп барды. Соңыннан бүләкләү тантанасы булды.

  Чарада ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкиле Ольга Артемьева һәм  районыбыз экологлары да  катнашты. «Икенчел чималны да файдалы итеп кулланырга мөмкин, бары тик тырышлык һәм теләк кирәк. Бәйгедә катнашучылар гаҗәеп образлар күрсәттеләр. Хәтта аларның чүп - чардан ясалуын аңлау авыр», - дип билгеләп  үтте Ольга Артемьева.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече  Латыш Фирдәүсә Камил кызы  яшь буында әйләнә-тирә мохитне саклауга омтылыш тәрбияләү, экологик культураны үстерү юнәлешендә актив эш алып барулары өчен  китапханә хезмәткәрләренә олы рәхмәтен җиткерде.

Туган ягыбызның табигатен саклау нинди әһәмияткә  ия булганын һәм аның нинди һәлакәт алдында торганын аңлату максатыннан районыбыз китапханәләрендә экологик сәгатьләр, уен-викториналар, виртуаль күргәзмәләр, сәяхәтләр, табигать проблемаларын яктырткан әдәби әсәрләр буенча кичәләр, китап укучы конференцияләре  даими оештырыла.

Район күләмендә узган “Керпенең гомерен саклап кал!” исемле кулланышта булган батарейкаларны җыю буенча оештырылган акция дә нәтиҗәле узды,  бу эш китапханәдә әле дә дәвам итә. Балалар да, өлкәннәр дә аның иң зарарлы әйбер икәнен аңлап, билгеләнгән савытка алып килеп  салалар. Ә аларга бүләккә, укыганда китапка кыстыру өчен, керпе рәсеме ясалган һәм тәкъдим исемлеге язылган тасма бирелә.

Без бу эшне яхшы һәм матур традиция буларак дәвам итәргә кирәк дип саныйбыз. Дөньяны чистарак итик! Үзебездән башлыйк!

Арча район балалар китапханәсе мөдире Рәхимбаева А. Г.                                                       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев