Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Тылсымлы сихри көч

Түбән Кама шәһәренең 7 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре 9нчы балалар бакчасына кунакка килде.

Әкият, әкиятче, әкияти дөнья... 
Бу сүзләрдә тылсым, сихри көч, зирәклек һәм тапкырлык, батырлык һәм башка сыйфатлар чагыла. Әкиятләр бик күптән яшәп, гомер итеп килә. Әкиятләр белән без сабый чактан ук таныш: аларны безгә газиз әниләребез, 
әбиләребез йоклар алдыннан сөйләгән. Ни генә юк ул әкиятләрдә: явыз убырлы карчык, диюләр, аҗдаһалар, оча торган паласлар...
Бала өчен әкият – ул фантазия, уйдырма гына түгел, ул аның өчен чынбарлык. Әкиятләр аша балалар яхшылыкка, батырлыкка, кешелекле булырга, зирәклеккә, тапкырлыкка өйрәнәләр. Менә шушы тылсым көченә ия булган чара белән, 9нчы балалар бакчасына, нәни дусларыбыз янына килдек. Әлеге чараның максаты – балаларның дуслык, намуслылык, изгелек сыйфатларын тәрбияләү. Бик җитез генә мавыктыргыч викторина сорауларына җавап биргәннән соң, әкиятләрдән өзекләрне сәхнәләштереп уйнадык. Аларның матур һәм сәнгатьле итеп, рольләрне искиткеч осталык белән башкарулары әлбәттә инде сокландырды. Эчкерсез, ихлас балалар вакытны күңелле үткәрделәр, уңай эмоцияләр алдылар, шатландылар. 
                                                                                                                                            
Түбән Кама шәһәренең 7 нче балалар китапханәсе хезмәткәре Резеда Валеева.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев