Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

“Тылсым” театры тылсымы

Быел М.Вахитов исемендәге  гимназиядә  “Тылсым” театры оешты, аның җитәкчеләре -  Чаллы драма театры артистлары Чулпан Казанлы белән Энҗе Шиһапова.

Театр эше ике төркемгә бүленеп алып барыла: башлангыч сыйныф укучылары төркеме  һәм урта звено укучылары төркеме. Икенче төркемгә керүче балаларның кайберләре гимназиядә  эшләүче театр түгәрәгенә берничә ел рәттән йөргән укучылар.

Түгәрәк атнага ике тапкыр уздырыла. Бу көнне балалар зарыгып көтеп алалар. Сәхнә тарихы, сәхнә культурасы белән танышканнан соң балалар этюд уйнарга, мимиканы үзгәртергә, тизәйткечләр  әйтеп  сөйләм чарлау күнекмәләрен башкарырга, биюләр өйрәнергә, һәм, әлбәттә, спектакльләр әзерләргә дә өлгерәләр.

Быел Яңа ел бәйрәмендә Хәлим Җәләловның “Тылсымлы йозак” дигән пьесасын сәхнәләштереп, сәхнәдә үзләрен сынадылар. Искиткеч матур тамаша балаларга бик ошады.

Ямь өстенә ямь дигәндәй, “Тылсым” түгәрәге яңа тамашалар белән күңелләрне тылсымлавын дәвам итә.  Февраль аенда Туган тел көне уңаеннан Фәнис Яруллинның “Ике чәчәк” әсәрен сәхнәләштереп, нәни артистлар тагын алкышларга күмелделәр. Әлеге әсәр яхшылык һәм яманлык, тормыш авырлыклары алдында сыгылмау, авыр чакта бер-береңә ярдәмләшү, мәхәббәт сафлыгы хакындагы тирән фәлсәфи фикерләрне күтәрүе белән отышлы. Эчтәлеккә туры китереп сайланган музыкаль бизәлеш, зәвыклы костюмнар әлеге спектакльне тамашачыга заманча рухта җиткерү өчен бик оста сайлануын билгеләп үтү кирәк.

Апа һәм сеңел чәчәк рольләрен башкаручы Алсу Төхвәтуллина белән Наилә Вәлиевалар  дөньяны тануда туганнар терәге кирәк булуын сәхнәдән бик оста итеп җиткерделәр. Явыз Бүре ролен уйнаучы Алия Нурисламова үз герое характерын мимика, интонация, гәүдә пластикасы аша үтемле итеп бирүгә иреште. Чәчәкләр, усал җил, көзге кырау күренешләрен җанландырган кызлар төркеме сәхнәдә бию аша тирән фикер әйтү мөмкинлеген дәлилләделәр. Гомәрова Самира белән Абдуллин Рәсим яшүсмерләр арасындагы эчкерсез матур хисләрне уйнап, тамашачыны үзләренә гашыйк иттеләр.

Быел гына оешкан булуына карамастан  “Тылсым” театры “Сәхнә көзгесе” региональ фестивалендә һәм театрлар баттлы “Амплуа” бәйгесендә призлы урынга лаек булдылар. Афәрин, сәхнә сөючеләр, сезгә яңа уңышлар телибез!

 

Энҗе Нурисламова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр артист

2
X