«Тылсым» рәсем түгәрәген яратам
Безнең «Тылсым»ыбыз гади генә түгәрәк түгел.
Сезнең мәктәптә иң яраткан шөгылегез нинди? Ә мин менә рәсем түгәрәген көтеп алам. Авыр дәресләрдән соң, арыган булсам да, әлеге түгәрәктән шатланып, канатланып кайтып китәм. Әлмәт районы Елховой урта мәктәбендә инде күптәннән «Тылсым» түгәрәге эшләп килә. Оештыручысы – татар теле һәм әдәбияты, рәсем укытучысы Халидә Габдрахман кызы. Үзе чын сәнгать кешесе буларак, безне дә матурлыкны күрергә, яратырга, һәм... тудырырга өйрәтә.
Остаханәбез – чын әкият дөньясы. Монда бөтен төр кул эшләре: җиңел пластилиннан ясалган әкият геройлары, кәгазьдән кул эшләре, һәм инде, иң яратканы, рәсемнәр.
Мәктәпкә килгән кунакларны иң беренче экскурсиягә безнең остаханәгә алып менәләр. Иҗат җимешләребез төрле конкурсларда урыннар алып килә. Без иҗат иткән мультфильмнарның берсен, хәтта, «Шаян ТВ» да күрсәттеләр.
Татар теле, татар дөньясы өчен янып йөрүче апабыз бер шарт куйды: бу дәресләрдә бары тик татарча гына сөйләшергә. Без кулдан килгәнчә тырышабыз.
Безнең «Тылсым»ыбыз гади генә түгәрәк түгел. Үзебез генә чишә алмаган берәр проблема булганда, яисә, күңел төшкән вакытларда, Халидә апабызга сөйлибез, ул безне юата, төпле киңәшләрен бирә, күңелебезне үсендерә. Бер зур гаилә кебек, көлешә-көлешә чәй эчеп, яңа идеялар табу, киләчәккә планнар төзү – соклангыч һәм матур күренеш.
Мәктәбебездә шундый түгәрәк булу белән горурланам һәм һәр мәктәптә һәрбер бала үзенең күңеленә ошаган шөгыль тапсын иде дигән теләктә калам.
Алсу Ахмедова, Әлмәт районы Елховой урта мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев