Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Тылсым» иленә юл алыйк!

Балаларның сәхнәдәге җыр-биюләренә, төрле рольләрдә уйнауларына кем генә сокланмый икән?! Алар арасында үз сабыең да булса, икеләтә куаныч.

Шундый шатлыклы мизгелләр кичерүебез турында сезнең белән дә уртаклашырга телим.

Узган елның 1 нче сентябреннән Әлмәт татар дәүләт театрында 7 – 10 яшьлек балалар өчен “Тылсым” студиясе эшли башлады. Атнаның ике көнендә берәр сәгать шөгыльләнә алар. Балаларыбыз әлеге театр дәресләренә бик теләп йөриләр, кәефләре булмаган көнне дә елмаеп, күңелләре күтәрелеп кайта. Ә балаларыбызның күзләрендә очкыннар кабызган укытучылары Хәертдинов Илсур Мөхәммәтдин улы, Вәлиева Гөлнара Арсенал кызы актерлык осталыгы, сәхнә теле серләренә төшендерә. Вокал, бию, грим, сәхнә хәрәкәте буенча да өстәмә дәресләр  алып барыла. Спектакльләрдә уйнауларын яратып, сокланып караган Әлмәт татар дәүләт театры артистларының балаларыбыз белән шулай якын итеп аралашулары, дәресләр бирүе – безнең өчен зур дәрәҗә.

19 нчы декабрь көнне “кечкенә артистларыбызны” театрның кече сәхнәсендә күреп сөенергә дә өлгердек инде. Алар Г. Тукайның “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык” шигъри әкиятләрен сәхнәләштерделәр, тизәйткечләрне төрле хис-тойгылар белән әйтеп күрсәттеләр. Әле кайчан гына “куркам”, “оялам” дип көйсезләнгән балаларыбызның шундый кыска вакыт эчендә (әле ныклап йөри башлаганыбызга өч ай тирәсе генә булган иде) сәхнәдә уйнаулары, үз-үзләрен тота белүләре – алар белән шөгыльләнгән апа-абыйларының тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Яңа елга зур бүләк булды ул безгә. Балаларыбыз белән эшләгән артистларга, шундый мөмкинлек тудырган өчен, театр җитәкчесе Исмәгыйлева Фәридә Бәгыйс кызына ихлас күңелдән бик зур рәхмәт!

Студиягә йөргән балалар барысы да сәхнә юлын сайламас, әлбәттә. Ләкин аларның анда алган рухи тәрбиясе, белеме, осталыгы алга таба үсешләрендә, башкалар белән аралашуында, инде ахыр килеп, тормышта югалып калмаска, дөрес юлны табарга, һичшиксез, ярдәм итәчәк. Шуңа күрә дә “Тылсым” балалар студиясенең эше дәвамлы булуын телибез.  Күңелне борчыган фикерне дә әйтми булмый: театр студиясенең татар төркеменә 8 генә бала йөри, ә рус төркемендә 26 бала шөгыльләнә. Татар балаларының да рус төркеменә йөрүе кызганыч. Югыйсә үз тамырларыбызга якын булган төркемгә йөрсәләр, болай да шәһәр мохитендә русча аралашып йөргән сабыйларыбызның үз туган телләрендә сөйләшүләре дә шомарыр, татар әдипләренең матур әсәрләрен ишетеп, сөйләп үз халкыбыз белән горурлану хисләре дә уяныр иде. Ә бит театр – милләтебез ныклыгын саклаучы рухи кыйммәтләрнең берсе. Шуңа да “Тылсым” балалар студиясенең татар төркеменә балаларның күбрәк йөрүен телибез, чакырып калабыз. Рухи тамырларыбызга якынайтудагы шушындый күркәм мөмкинлекне кулдан ычкындырмасак иде.

Айсылу Галиева, Әлмәт шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев