Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Тукай теле яши!

Чаллының 41нче мәктәбендә туган тел көне яңа форматта үткән, укучылар өчен сюрпризлар да булган.

Быел бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулды. Бу бәйрәмгә әзерлекне безнең 41нче мәктәп күптән башлады. Яраткан шагыйребезнең шигырьләрен ятладык, әкиятләренә рәсемнәр ясадык, “Туган тел” җырын өйрәндек. Өлкән  сыйныф укучылары кечкенәләр  өчен әзерләгән тамаша бәйрәм көнгә кадәр сер булып калды. 
Менә 26нчы апрель җитте. Мәҗлесләр залы башлангыч сыйныф укучылары белән тулган, бер буш урын да юк. Флешмоб белән башланып киткән бәйрәмдә Сафина Камилә(1Е), Сәләхова Азалия (4А), Хөбетдинова Айзилә (3Е), Сабирова Самира (4И), Сөләйманова Алина (4И), Нуриева Дәлия (2И), Гайфетдинов Әмирхан (4Д) яраткан шагыйребезнең шигырьләрен сөйләде.

Мәктәбебез сандугачы Малыйкина Сафина “Әбием әкиятләре”( Э. Шәрифуллина шигыре, В. Агапов көе) җырын җырлаганда, бөтен зал гөрләтеп кул чапты. 
Әмирова Роза иҗат иткән шигырьләр бик кызык булды.
Габдулла Тукай бәйрәмен 
Үткәрәбез ел саен.
Шигырьләрен өйрәнәбез,
Җырлар җырлыйбыз тагын.
   Кем була икән безгә,
   Абыймы ул, малаймы?
   Йөз утыз алты яшь булгач,                     
   Мөгаен,  ул  бабайдыр!
Тукай картаймый беркайчан,
Безнең өчен абый ул!
Гасырлар аша үтсә дә.                             
Бөек шагыйрь, даһи ул!

Һәр баланың теле җирдә
“Әннә” диеп ачыла.
“Туган тел” –бишек җырына
Шунда әйләнеп куя
    Тукай моңы алып китә                     
   “Шүрәле”ләр иленә.
   Әкиятләр килеп керә
   Балаларның теленә.

   Урманнан Шүрәле эзли,
   Ышана нәни сабый.
   Елгалардан Су анасын
   Эзләгән чак булгалый.

Аңлат шуннан ул балага
Шүрәлеләр юк диеп.
Ә ул Тукайга күрсәтә:
-Каян чыкканнар килеп

   “Су анасы”, “ Шүрәлеләр” ?
   Безнең дуслар бит алар.
   Тукай абый язган икән,
   Димәк, алар җирдә бар.
Бу шигырьләрне 1нче К сыйныфы укучылары Гатина Әминә, Әгълетдинова Самира, Мортазина Рамина  сәнгатьле итеп укыдылар. 
Кечкенә тамашачыларны сюрприз көткән икән: залда утлар сүнде һәм Гөлшат Зәйнашеваның “Көмеш мөгез” әкияте буенча төшерелгән фильмының премьерасы башланды.

Беренче кадрдан ук укучылар рәхәтләнеп көлде, мескен Шүрәлене кызганып та алдылар. Фильм бер сулышта каралды. Әкиятнең ахырында гына, маскасын салгач, укучылар төп рольне башкаручыны таныдылар. Шүрәле ролендә аларның яраткан ана теле укытучылары Лилия Флүс кызы булган икән бит! Зал көчле алкышларга күмелде.  Калган артистлар  балалар күңелендә чын әкият геройлары булып калды. 
Зал аягүрә басып бөек шагыйребезнең “Туган тел” җырын җырлады. Бәйрәмдә татарлар да, руслар да, башка милләт вәкилләре дә катнашты. Тукай абыебызның бу җыры  дуслык гимны булып яңгырады! Кичәдә туган телебез, укучыларыбыз өчен горурлык хисләре туды. Тукай теле яши!
Яңа форматта үткән бу бәйрәм балаларга да, укытучыларга да бик ошады. Камиллеккә чикләр юк! Әле барысы да алда. 


41 нче мәктәп укучылары. Җитәкчеләре Әмирова Лилия Флүс кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X