Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

"Туган ягым" музее - нәселемне өйрәнергә этәргеч

Туган ягым сүзләрен әйтүгә минем күз алдыма әби-бабайлар килә. Шулар аша аңларга тырыша идем мин мәктәпкә кергәнче туган як төшенчәсен. Тик минем фикерләү дәрәҗәсе түбән булуын мин 1нче сыйныфка укырга кергәч аңладым.

Әби-бабайларның сүзләрен аңларга тырышырга теләп, "Патриот" түгәрәгенә язылырга булдым. Бу түгәрәкнең "Туган як" музее каршында эшли. Ул үзебезнең авыл җирлеген һәм шулай ук якташларыбызның үткәннәрен, бүгенгесен өйрәнә.
Мин иң беренче эш итеп, үземнең нәселемне өйрәнүне максат итеп куйдым. Бу эшемне нәтиҗәле башкарып чыктым. Республика конкурсында фәнни-тикшеренү эше белән катнашып, финалга да чыктым. Диплом алдым. Ни өчен нәтиҗәлеме? Чөнки үземнең нәселемдәге хәрбиләр турында белдем, бабам Йосыфның Бөек Ватан сугышында үткән юллары белән таныштым. Минем эзләнүләрем болай гына тукталмаячак, алга таба да дәвам итәчәкмен.

Музей җитәкчебез безне төрле яклап эшкә җәлеп итә, төрле конкурсларга катнаштыра. Безгә ярдәмгә олы сыйныф укучыларын тарта. Бергәләп тыл ветераннарына, өлкән буын кешеләренә йөрибез, аларның тормышлары турында мәгълүмат җыябыз. Видеолар төшерәбез.

Бер видеобыз "Минем яраткан туган ягым" исемле республика конкурсында 1нче урын, икенче видео "Мин хәтерлим, мин горурланам" исемле республика конкурсында 2нче урын, шул ук видео россиякүләм конкурста өченче дәрәҗә дипломга лаек булды.
Безнең җитәкчебез - укытучыбыз Хамидуллина Марина Назифовна. Ул бик актив, үзенең активлыгы белән безне дә үзенә җәләп итә.

"Кешеләргә һәрвакыт елмаеп карагыз, якты йөзегезне кызганмагыз, безнең түгәрәкнең төп эшчәнлеге кешеләр белән аралаша белүдә. Тирә-ягыбыздагы һәр кешегә игътибарлы булып, үз ягыбызны өйрәнүне туктатмаска кирәк. Тик шул чакта гына музей эшчәнлеге күренер", - ди ул безгә.

Ишметова Айзилә, Тукай районы Мусабай-Завод авылы, 1нче сыйныф укучысы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец, Айзилэ?