Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Туган телем – иркә гөлем!

53нче балалар бакчасында 21 февраль – Халыкара туган тел көненә багышланган бик матур кичә узды. Оештыручылар балаларны “Халыкара туган тел“ көне килеп чыгу тарихы белән таныштырды.

Туган тел... Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”,”әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Шагыйрьләребезнең матур-матур шигырьләрен ятлап, әле дә куанабыз, рухланабыз. Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлелеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк. Безнең балаларыбыз да үз телләрен онытмасыннар иде. Кичәбезнең йомгагы итеп шигырь бәйгесе үткәрдек.

Таңсылу Хәкимова, Диләрә Сабирова, Яр Чаллы шәһәре, 53нче санлы "Камыр батыр” балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев