Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Без – Алиш геройлары!

Абдулла Алишның «Куян кызы» әкиятенә нигезләнеп язылган «Сәламәтлек – зур байлык» дип исемләнгән спектакльне куйган Әйшә укучылары.

Без сыйныфыбыз белән әкиятләр укырга һәм аларны сәхнәләштерергә дә яратабыз. Беркөнне туган тел һәм әдәбият укытучыбыз безгә Абдулла Алишның «Куян кызы» әкиятенә нигезләнеп язылган «Сәламәтлек – зур байлык» дип исемләнгән спектакльне куярга тәкъдим итте. Без рәхәтләнеп риза булдык. Бергәләп эчтәлеге белән таныштык, рольләрне бүлдек, киеп уйнарга костюмнарны да барладык. Рольләребезне сәнгатьле укырга өйрәндек. Репетиция барышында уңышсыз чыккан урыннарны кат-кат кабатладык.

Ниһаять, спектакль куяр көн килеп җитте. Костюмнарны да кигәч, үзебезне чын артистлар кебек тойдык. Ныклап өйрәнелгән эшнең нәтиҗәсе дә яхшы була икән. Спектаклебез бик уңышлы чыкты һәм без чыгышыбыздан бик канәгать калдык.

Сәхнәгә чыгу – безнең өчен зур җаваплылык. Ул укучыларга тиешле күнекмә һәм тәҗрибә тупларга ярдәм итә. Туган телебездә чыгыш ясау – безнең өчен зур шатлык та әле, чөнки телебезнең матурлыгын тагын да тирәнрәк аңлый башлыйсың. Алга таба да матур чыгышларыбыз белән сөендерүне  дәвам итәрбез дип ышанып калабыз.

Яшел Үзән районы

Әйшә урта мәктәбенең

4 нче сыйныф укучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев