Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Туган тел - милли яшәешнең төп шарты

Минзәлә шәһәренең 5нче "Таңкай" балалар бакчасында  туган тел атналыгы үтте

Туган телебезне балаларыбызга өйрәтү, аңа карата мәхәббәт тәрбияләү тәрбиячедән зур осталык, түземлелек сорый. Безнең бурыч: балаларда милли үзаң, горурлык хисләре булдыру һәм, иң мөһиме - әхлаклы шәхес тәрбияләү.

Без балалар өчен тәрбияче апа гына түгел, без - киңәшче дә, ярдәмче дә. Туган тел - милли яшәешнең төп шарты. Тел язмышы милләт язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Без Татарстан җирендә яшибез икән, аның һавасын сулыйбыз икән, димәк, без дә үз телебезне яхшы белергә тиеш.

Балаларыбызны милли традицияләр, бәйрәмнәр, бөек кешеләр белән таныштыру максатыннан 5нче "Таңкай" балалар бакчасында төрле чаралар үткәрелә. Ел саен уздырыла торган Туган тел атналыгы, "Сөмбелә", "Нәүрүз" бәйрәмнәре балаларда туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә әйтеп бетергесез зур роль уйный. 


Быел Туган тел атналыгы кысаларында бакчабызда төрле чаралар үткәрелде. 


Шәһәребезнең 5нче “Таңкай ” балалар бакчасында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 тулуга багышланган шигырь сөйләү конкурсы булды. Конкурста 5нче "Таңкай" бакчасы һәм 2нче "Алтынчәч" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр үз көчләрен сынадылар. Балалар Муса Җәлилнең “Кызыл ромашка”, "Карак песи", “Әтәч” , "Минзәлә истәлекләре", "Сәгать", һәм башка шигырьләрне сәнгатьле сөйләп сәхнәләштерделәр. Шигырьләрне татар, рус, инглиз телләрендә сөйләделәр. Муса Җәлил шигырьләренә иҗат ителгән җырлар җырланды. Барлык балалар да бу конкурстан канәгать калдылар. 


Ә тәрбиячеләребез белән "Ике телем-ике канатым" дигән эшлекле уен уздырдык. Рус теле белән беррәттән татар телен, әкиятләрне, Минзәлә тарихы турында белемнәребезне кабаттан яңарттык. 


Туган тел атналыгын дәвам итеп әбиләр, дәү әниләребезне чакырдык. Безнең «Таңкай» балалар бакчасының зурлар төркеме балаларының әбиләре бик активлар. Алар оныкларын бакчага йөртәләр,төрле чараларда теләп катнашалар. 


Бала тәрбияләүдә иң җаваплы чор – 7 яшькә кадәр. Чөнки әхлаклылык сыйфатларының нигезе нәкъ шушы вакытта салына. Димәк, үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре бирү гаиләдә, балалар бакчасында башлана. Баланы кечкенәдән миһербанлы булырга, кылган эшләренең асылына төшенә, яхшыны-яманны аера белергә өйрәтергә кирәк.

Шушы сыйфатларны тәрбияләүдә безгә әби-бабайлар ярдәмгә килә. Менә шушы әбиләр белән без «Әбиләр һәм оныклар " дигән бәйге үткәреп алдык. Бәйгене балалар «Әссәләмегаләйкем» җыры белән башладылар һәм әбиләренә шигырьләр, онытылып барган җырлы-биюле уеннар бүләк иттеләр. Аннан әбиләр оныкларына җырлаган бишек җырларын исләренә төшерделәр. Әбиләр, оныклары кунакка килгәч, үзләренең алып килгән кул эшләре, яраткан шөгыльләре турында берсен-берсе уздырып сөйләделәр. Радель әбисе - Алфира апа белән үзе иҗат иткән "Бәлеш сорый оныгым " шигырен сөйләделәр. Әбиләр башка осталыкларын да күрсәттеләр. Тәрбия турында мәкальләр дә әйтештек. Катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. 


Без балаларны әби-бабайларыбызны хөрмәт итәргә, инсафлы, ихтирамлы булырга өйрәтәбез. Ә аларның үзләренә теләк: 


Яшәгез сез мәңге яшь булып, 
Туган йортыгызга ямь булып; 
Сез булсагыз таза-сәламәт, 
Оныкларга булыр бик рәхәт. 

5нче "Таңкай" балалар бакчасы тәрбиячеләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев