Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Туган көнең белән, "Батыр”!

Быел безнең балалар бакчасы үзенең беренче, әмма бик мөһим юбилеен билгеләп үтте.

Моннан 5 ел элек, 2014 нче елның 15 ноябрендә, Чаллы шәһәрендә республикабызның иң зур балалар бакчасы - 111 нче “Батыр” бакчасы ачылды.

Биредә 18 төркем. Шуларның сигезендә – тәрбия һәм укыту татар телендә алып барыла, унысы - рус төркемнәре. Биредә балаларның фикерләү сәләтен, акыл-фигылен үстерүгә юнәлдерелгән заманча, мәгълүматка бай белем бирү мохите булдырылган. Төркем һәм кабинетларда мультимедия җиһазлары, интерактив такта, ноутбук, проекторлар урнаштырылган. Бакчабызда бассейн, физкультура залы, музыка, хореография залы, татар теле кабинеты, сенсор бүлмә бар. Моннан тыш балаларда җыр, бию һәм рәсем ясау, әвәләү сәләтләрен үстерү, шахмат уйнарга өйрәтү кебек өстәмә белем бирү хезмәтләре дә оештырылган.

Биш ел эчендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе бик күп яңа бала туплады һәм мәктәп тормышына әзер булган өлкән балаларны чыгарды. Бу вакыт эчендә балалар да, ата-аналар да, җитәкчелек тә балалар бакчасын бәяләделәр һәм зур ышаныч белән коллективның эшенә уңай бәя бирделәр. Шәһәр, район, республика күләмендә уздырылган бәйгеләрдә яуланган диплом, грамоталар әллә никадәр - болар барысы да коллективның, әти-әниләр һәм балаларның уртак хезмәт җимеше. Чөнки бакчада узган бер генә чара да әти-әниләр ярдәменнән, балалар катнашыннан башка узмый.

“Батыр” балалар бакчасы - һәрчак алдынгылар сафында. Бик күп ата-аналар сабыйларын шушы бакчага бирергә атлыгып торалар икән, бу юкка гына түгел. Биредә үз һөнәрләренең осталары, иҗади, һәрчак эзләнеп, яңалыкка омтылып эшләүчеләр тупланган.

Быел безнең «Батыр» балалар бакчасы республика мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре арасында «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантына ия булды һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде.

Грантның максаты - мәктәпкәчә белем бирү программасын тормышка ашыручы муниципаль мәгариф оешмаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү буенча уку-тәрбия процессын камилләштерү. Әлеге грантны оту безнең бакчабыз өчен иң зур бүләк, иң зур бәя!

Балаларга татар теле өйрәтүче тәрбияче буларак, безнең максат – мәктәпкә баручы баланы ике телдә дә иркен аралашырга өйрәтү. Без сүзләрнең дөрес әйтелешенә һәм сөйләмдә дөрес итеп кулланылышына зур игътибар бирәбез. Бу максатка тәрбиячеләр, аларның ярдәмчеләре, музыка җитәкчеләре, физкультура инструкторы, ата-аналар, кыскасы, бөтен коллектив белән берлектә ирешергә омтылабыз. Димәк, “Батыр“ балалар бакчасында ике телне камил өйрәтү өчен киләчәктә мөмкинлекләр тагын да артачак.

Юбилей - ул шатлыклы бәйрәм, нәтиҗәләр ясау, казанышлар, уңышлар, киләчәккә планнар турында уйланулар вакыты. 5 ел эчендә балалар бакчасы педагогик тәҗрибә туплау, мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын күтәрү, иҗади эзләнү, матди-техник базаны яхшырту буенча да озын юл үтте. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе өчен ул көндәлек тырыш хезмәт, мәшәкатьләр, үз тәрбиячеләре һәм тәрбияләнүчеләре өчен шатлык һәм горурлык хисләре кичерү мизгелләре белән тулы зур тормыш, якты вакыйгалар белән тулы еллар.

Бакчабызга тагын күп елларга уңышлар һәм иминлек телим.


Чаллы шәһәренең 111нче “Батыр” балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Зәнфирә Мәүлиева.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев