Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Туган авылым минем Чакмагым

Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарда йөрсәк тә туган җир гүзәллеген берни дә алыштыра алмый.

Туган җир ул - зәңгәр диңгезләр,

Туган туфрак, үскән нигезләр,

Туган илдә барыбыз бертуган,

Бик кадерле безгә ул шуңа.

Әйе, туган җиребез, туган илебез безгә бик якын һәм кадерле. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарда йөрсәк тә туган җир гүзәллеген берни дә алыштыра алмый.

Минем туган авылым Иске Чакмак. Ул табигатьнең иң гүзәл урынына урнашкан. Болын уртасына чыгып басып карасаң, әкият дөньясына чумган кебек буласың. Нинди генә чәчәкләр юк анда! Әйтерсең табигатьтәге бар төсне шунда җыйганнар.

Ә авылымны уратып алып саф чиста сулы Ык елгасы ага. Су буеның матурлыгын язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел. Яр буенда үскән зифа таллар, йозьяшәр карт имәннәр әллә каян сәлам биреп торалар кебек. Ык елгасы өстендә очып йөргән акчарлаклар тавышы күңелләрене җилкендерә.

Туган ягымның һәр сукмагы, һәр агачы таныш һәм бик якын миңа. Яратам, бик яратам сине газиз туган җирем.

Җиһангиров Ислам, 15 яшь, Мөслим районы, Иске Чакмак авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев