Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Төркемнәр – ханлыклар, әйдаман – тархан, командир – каһан!

Минем өчен «Бүләк» – ул 18 көн урманда өйләрдә яшәү, дискотека вакытында бакалар тотып кызларны куркыту, төрле кызыклы чараларда катнашу, төркем белән сөрәнне кычкырып туры таякка бару.. Озын сүзнең кыскасы – бик рәхәт итеп вакытны үткәрү!

 

Сәлам, дустым! Һәр кеше җәйне көтә, сәбәпләре төрле: чит илгә бару, хыялыңны чынга ашыру, дусларың белән көн саен күрешү. Мин дә аны бик көтәм, чөнки ел саен Актанышның «Бүләк» аланына барам. Бу елны мин тугызынчы тапкыр килдем. «Нәрсәгә мин монда һәр ел саен кайтам?» – хәзер шул сорауга җавап бирергә тырышам. 

Минем өчен «Бүләк» – ул 18 көн урманда өйләрдә яшәү, дискотека вакытында бакалар тотып кызларны куркыту, төрле кызыклы чараларда катнашу, төркем белән сөрәнне кычкырып туры таякка бару.. Озын сүзнең кыскасы – бик рәхәт итеп вакытны үткәрү!

Бу ел бик үзенчәлекле – аланда тарихи тематика. Төркемнәр – ул ханлыклар, әйдаман – тархан, командир – каһан һ.б. Шулай ук икенче ел бездә тәңкәләр (эчке валюта) һәм байраклар системасы эшли. Кагыйдәләр гади: байраксыз ханлык – ханлык түгел, ә инде башка төркем әләмне урласа, аны сатып аласы була. Тәңкәне юкка гына бетерәсе килми, шуңа байракны кулдан-кулга гына йөртеп, гел күзәтеп бик саклыйлар. 

Чаралар да монда бик кызык. Тарханнар яшь булгангамы, без бер-беребезне аңлыйбыз, аларга кызык булган әйбер безгә дә кызык. Мәсәлән, бал. Минем төркем полька биюен өйрәнде. Тормышта бу кирәкмидер бәлки, ләкин минем өчен ул мәдәни яктан үсеш.

2021 елга аланга башка регионнардан да кешеләр килде. Шуларның берсе минем төркемдәш, сүзне аңа бирәм. «Сәламнәр, мин Әмир Шабакаев. Миңа 16 яшь. Мин Пенза төбәгенең Кузнецк районыннан. «Бүләк» тә икенче тапкыр. Беренчесе 2019 елда булды. Миңа анда бик ошады. Без төрле регионнардан, шуңа аланнан башка бер кайда да күрешә алмас идек, шул сәбәпле киткәндә бик борчылдык, күп кеше елады. Без ул кешеләр белән һаман да аралашабыз. 2020 елда пандемия аркасында килеп булмады, шуңа бу елны килүебезгә бик шатмын. Юл ерак, борчылулар, курку да күп иде, ләкин миңа монда бик рәхәт. Килүемә бер дә үкенмим».

«Бүләк» – уникаль урын. Бәлки җир шарында башка мондый урын юктыр да. Бу елны мин 10нчы сыйныфны бетердем, ягъни хәзер минем соңгы килүем. Моңсу, ләкин минем планнарда әйдаман булып кайту бар, шуңа борчылмыйм.

Лиана Мөхәмәтдинова, Актаныш районы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан балалар ЧАРА