Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Трак­тор эчен­дә – кош оя­сы? 

Кош­лар үз оя­ла­рын агач­лар­да, өй кы­ек­ла­рын­да, үлән ара­ла­рын­да гы­на ко­ра дип уй­лый­сыз­мы? Юк икән.

Сар­ман ра­йо­ны­ның Ран­та­мак авы­лын­да яшәү­че кеч­ке­нә Ша­ми­ле­без­нең га­и­лә­се бү­ген мог­җи­за­лы хәл­гә тап бул­ган: «Бе­ла­рус» трак­то­ры эчен­дә йо­мыр­ка бе­лән ту­лы кош оя­сы тап­кан­нар. Оя­ның ху­җа­сы – кыю йө­рәк­ле кош­чык-сирт­мә­кой­рык.

Сирт­мә­кой­рык­лар – оя ко­ру бу­ен­ча иң тап­кыр кош­лар. Алар оя­ла­рын ком­байн, трак­тор эч­лә­рен­дә, го­му­мән, те­лә­сә-кай­сы җир­дә ко­рыр­га яра­та. Бу кеч­ке­нә кош­чык­лар баш­ка­лар­дан аер­ма­лы бу­ла­рак, җир­дә си­кер­гә­ләп тү­гел, ә йө­ге­реп хә­рә­кәт итә. Ба­ры тик бө­җәк­ләр бе­лән ге­нә тук­ла­на.                                                                                                                Җәй­гә бер яки ике тап­кыр оя ко­ра, 5-6 йо­мыр­ка са­ла. Йо­мыр­ка­ла­ры со­ры, сар­гылт, ак һәм ка­ра төс­ләр­дә бу­ла.

Сирт­мә­кой­рык­лар – бик хә­рә­кәт­чән кош­лар. Ял ит­кән­дә дә алар­ның кой­рык­ла­ры сел­ке­неп то­ра. Ба­ры тик үз­лә­ре­нең кү­ңел­ле җыр­ла­рын җыр­ла­ган­да гы­на алар тик уты­ра ала. Бу күч­мә кош­лар га­дәт­тә икәү­ләп – пар­ла­шып йө­ри.

Ә сез кош­лар ту­рын­да ни­ләр бе­лә­сез, дус­лар?

Чул­пан Мин­һа­җет­ди­но­ва, Мөс­лим ра­йо­ны, Ми­хай­лов­ка авы­лы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев