Көмеш кыңгырау

Әтиләргә бүләк

Күптән түгел «Аленка» балалар бакчасында 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә булып узды.

Шушы кичәгә багышлап, балалар белән әтиләргә бүләк ясадык. Балалар үз куллары белән әтиләренә бүләкне тапшырдылар, әтиләр бик куанып, рәхмәт әйтеп бүләкләрне кабул итеп алдылар. Балалар бүләк әзерләүдә катнаштылар. Шушы матур мизгелләрне фотога да төшереп алырга өлгердек. Гомумән алганда, бәйрәмгә әзерлек бик яхшы узды.

Шәнгәрәева Рәзилә Нургазизовна, Тихонова Екатерина Рамилевна, 19нчы санлы «Аленка» балалар бакчасы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: