Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әтиләр белән күңелле

Нигә бүген бакчабызда бик күңелле, бик ямьле? Чөнки кунак булып безгә Әтиләребез килде.

Әйе, Ватанны саклаучылар бәйрәме якынлашкан көннәрдә “Көнбагышкай” балалар бакчасы үзенә әтиләрне җыйды. Бәйрәмчә бизәлгән спорт залында балалар әтиләрен котлап җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Солдат булырга хыялланган малайлар серләре белән дә уртаклаштылар. Убырлының килүе бәйрәмне тагы да җанландырып җибәрде. Оныгын армиягә әзерләү буенча киңәш сорап килгән Убырлыга балалар җитезлектә үз осталыкларын күрсәттеләр.

7 нче һәм 8 нче төркем командалары арасында уздырылган күңелле эстафетада балалар чик сакчысы, сапер, төз атучы буларак чыгыш ясадылар. Әтиләр дә читтә калмадылар: озынлыкка бәрәңге чистарту, баш өстенә кечкенә капчык куеп чүгәләү, “шарлы” футбол кебек уеннарда үзләренең бала чакларына кайткандай чын күңелдән катнаштылар. Чарадан әтиләр дә, балалар да зур канәгатьләнү хисе белән таралыштылар.

Тыныч булсын ил-көннәр,

Кояш нурларын сипсен.

Безнең һәрбер көннәребез

Әтиләр белән үтсен.


Луиза Хәйруллина, Айгөл Вәлиева, 82нче “Көнбагышкай” балалар бакчасы тәрбиячеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев