Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әтием солдат булган

Мин әтием белән горурланам!

Минем әтием 2002 нче елда армиягә хезмәт итәргә киткән. Аны Ставрополь өлкәсенең Григорьев шәһәренә хезмәт итәргә җибәргәннәр. Шунда хәрби хезмәт осталыгына өйрәнгән, Туган илне сакларга ант биргән. Хезмәт иткән вакытларын әти әле дә искә ала, фотоларын бергәләп карыйбыз. 2004 нче елның июнь аенда әтием хәрби бурычын үтәп исән-имин туган авылына кайта.

Әтием әйтүенчә, элек армиягә бармый калу егет өчен хурлык саналган. Армиядә хезмәт итеп кайткан егетне генә чын ир дип санаганнар.

Мин әтием белән горурланам!


Рәйлә Яппарова, Актаныш районы, Әҗәкүл башлангыч мәктәбе, 4нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев