Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Теләнче-Тамак авылы китапханәсе «Әбекәй әкиятләре» проектын башлады

Безнең Теләнче-Тамак авылы китапханәсе балаларны китап укуга тарту буенча даими рәвештә чаралар үткәрә. Күптән түгел китапханәбездә «Әбекәй әкиятләре» дип исемләнгән яңа проект башланып китте.

Әлеге проект буенча кунакка килгән әкиятче әби балаларга Татарстанда яшәүче халык әкиятләрен укырга тиеш була. Шулай ук балалар биредә өстәл уеннары, буяулар, курчак театры белән мавыга ала. Проектыбызны беренче булып Теләнче-Тамак авылында гомер итүче, лаеклы ялда булган әбиебез Вәлиева Бриллиант Шамил кызы башлап җибәрде. Ул башкорт халык әкиятен укыды, әкиятнең асылын балаларга җиткерде. Соңыннан ул балаларны халык уеннарына өйрәтте һәм тәмле чәй белән сыйлады. Балалар Әкиятче әби белән ешрак очрашырга теләк белдерделәр. Мондый очрашу формасы бик мавыктыргыч һәм кызыклы булып чыкты, ә балалар мондый аралашудан ләззәт алды.

Гөлназ Кәлимуллина. Тукай районы, Теләнче-Тамак авыл китапханәсе китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев