Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Телебезне бергәләп саклыйк

Чеп-чи татар авылында балаларның үзара рус телендә аралашуын күреп йөрәк әрни. Ни өчен шулай?

Алга таба да шулай дәвам итсә, туган телебез аралашу теле булудан да туктамасмы? Мондый хәлне булдырмый калу өчен нәрсә эшләп була? Бу сораулар китапханәчеләрне бик борчый. Күптән түгел китапханәдә уздырылган «Халкыбызның күңел байлыгы» дигән фольклор бәйрәмендә без туган телебезнең матурлыгын, кирәклеген балаларга тагын бер тапкыр төшендерегә тырыштык. Үзебезгә ярдәмгә балаларның әбиләрен, дәү әниләрен дә чакырдык. Чөнки гаиләдә нәкъ менә алар оныкларына туган телебезне өйрәтергә, бары тик татар телендә генә аралашырга тиеш.

Бәйрәмдә әбиләр балаларга бишек җырлары, такмаклар җырлап күрсәттеләр. Бергәләшеп табышмак чиштеләр, мәкальләр әйтештеләр, татар халык уеннары уйнадылар. Телебезне бергәләп сакласак кына югалтмабыз дигән фикергә килдек.

Әлфинә Нәфыйкова, Кукмара районы Әсән-Елга авылы китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев