Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Теле барның - иле бар

“Теле барның - иле бар”, ди халык мәкале. Нәкъ шулай. Баксаң, бу җиһан-галәмне яктыртып, җылы нурга күмәргә дә үз телең кирәк икән. Туган телебезгә мәхәббәт безгә балачактан ук башлап әти – әниләребез аша керсә, аннан тәрбиячеләребез, укытучыларыбыз ярдәмен гел тоеп яшибез.

Без мәктәпләрдә ана телебезгә булган хөрмәтне укучыларга төрледән-төрле очрашу, кичәләр, бәйгеләр аша җиткерергә тырышабыз. Балалар белән очрашуларга шәһәребездә яшәп иҗат итүче язучыларны чакырабыз. Алар безгә татар телендә үзләре иҗат иткән матур әдәби әсәрләр: хикәя, шигырьләр укыйлар. Безнең 13нче мәктәп шушы арада “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында, шәһәребезнең “Ләйсән” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары Роза Хәмидуллина һәм Рушания Гыйләҗева белән очрашу үткәрдек.

Роза Галимулла кызы Хәмидуллина 1962 елның 14нче октябрендә Татарстан Республикасының Яшел Үзән районы Мулла Иле авылында туып-үскән. Башта урта мәктәпне, аннан соң Алабуга мәдәният-агарту көллиятен һәм Яр Чаллы дәүләт педагогия интитутының филология факультетын тәмамлый.

Хезмәт юлын ул Яшел Үзән Мәдәният идарәсе хезмәткәре булып башлап җибәрә. 1984 елның апрель аеннан хәзерге көнгә кадәр Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә әдәбият тарихы музее белән җитәкчелек итә.

Рушания Азат кызы Гыйләҗева 1956 елның 15нче августында Татарстан Республикасының Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында укытучылар гаиләсендә туган. Иҗау шәһәрендә экономист белгечлеген алгач, 1993 елдан Чаллыда яши башлый. Рушания Азат кызы Г. Тукайның 130 еллыгына багышланган «Тукай - 130» шигърият бәйгесе лауреаты, ә «Чигү чигәм әле» китабы Зөлфирә Сафина исемендәге Региональ премиясе дипломанты исеменә лаек булган.

Гыйләҗева Раушания бүгенге көндә өч китап авторы. Укучыларны төрледән-төрле уеннар уйнатып шатландырдырып кына калмады, «Алматау кошы» шигъри җыентыгыннан күңелле шигырьлəрен укып сөендерде. Шулай ук «Яшьлеккә хат» китабының язылу тарихын сөйләде, хәтта очрашуда үзенең мәктәп еллары истәлеге булган – Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин исемендәге отряд альбомын, чигелгән натюрмортны да күрсәтте.

Роза Хәмидуллина үз чиратында төгәл 35 ел хезмәт иткән китапханәче һөнәре турында горурланып сөйләде. Укучыларга 55 ел тарихы булган, шәһәребездә эшләп килүче “Ләйсән” әдәби иҗат берләшмәсе эшчәнлеге, аның әгъзалары белән таныштырды. Үзе төзүче булып басылып чыккан: “Ләйсән тамчылары”, “Ләйсән” - моңлы бишегебез”, “Моң дулкынында”, “Әдәби Чаллы” җыентыкларын укучыларга тәкъдим итте. Укучыларга үзе иҗат иткән шигырьләрен укып үтте.

Кичә дәвамында мәктәп укучылары үзләрен борчыган сорауларга җавап та алдылар.

Татар телен камил, матур итеп сөйләгән апаларыбызны тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Безнең татар телебез чынлап та бик матур. Ул безгә әткәй-әнкәйләр кебек ук якын, туган телен югалткан милләтнең киләчәге юк дип уйлыйбыз без. Үз телен яхшы белгән кеше генә милләтнең теле белән горурлана, аның кадерен белә. Мәктәптә үткән җылы эчтәлекле, күңелле очрашуга күңелләр сөенде, алар безгә тагын киләчәкләрен вәгъдә итеп, мәктәп китапханәсенә китапларын бүләккә калдырып саубуллаштык.



 

13нче мәктәп укытучысы Лотфуллина Зөлфия Зәйтүн кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу КИТАПХАНӘ мәктәп китап