Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Тел сагында торучы остазлар 

Без "Туган телен кадерләгән халык, үзе дә кадерле булыр" дип исемләнгән кичә әзерләдек. Балалар белән очрашуга сүз тәмен белүче тел-сүз осталары - Зөләйха Закирова, Гөлфия Әһлиевалар бик теләп, шатланып килделәр. 

Һәркем үз баласын акыллы, булдыклы, тәүфыйклы, игелекле итеп күрергә тели. Ләкин туган телендә тәрбияләнгән бала гына шундый сыйфатлар белән бай булып үсә. Кызганычка каршы, татар милләтеннән булган күп кенә ата-аналар аралашу өчен рус телен сайлыйлар. Тәрбия һәр халыкта аның туган теле белән бергә барлыкка килгән. Күп гасырлар буенча ул, кешелекне дәвам иттерү чарасы буларак, табигый ихтыяҗ булып яшәп килгән. Яшь буын өлкәннәр белән аралашкан, тормышта кирәкле күнекмәләргә, кешеләр арасында үз-үзен тотарга, аралашырга өйрәнгән, халыкның гореф-гадәтләрен, тарихын, йолаларын өлкән буын ярдәме белән үзләштергән. 
Шундый уй-ниятләр белән без "Туган телен кадерләгән халык, үзе дә кадерле булыр" дип исемләнгән кичә әзерләдек. Балалар белән очрашуга сүз тәмен белүче тел-сүз осталарын - Зөләйха Закирова, Гөлфия Әһлиевалар бик теләп, шатланып килделәр. 
Бәйрәм тантанасына "Кызыл Калфак" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, "Яран гөл" фольклор ансамбле кызлары чакырылды. Тәрбияче Любовь Шайхулахметова җитәкчелегендә балаларның туган ил, туган тел, әни турындагы шигырь укуларын , матур итеп җырлауларын сокланып, яратып тыңладык. Мәктәп укучылары да туган телебез турында шигырьләр ятлаганнар .Айнур Хасанов, Айзирә Фаттахова, Зәлинә Әхмәтова үзләре язган шигырләрен сөйләп күрсәттеләр. 
Калмия авылыннан килгән, гомере буе балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем биргән, районыбыз шагыйрәсе, мөгаллимә, “Кереп барам гомерем көзләренә”, “Сөю калсын” дип исемләнгән китаплар авторы, Рәшит Гәрәй премиясе лауреаты Зөләйха ханым Закированың 
татар телен саклау, яклау турындагы чыгышы бик нык истә калырлык булды.Исләре китмичә генә телефонга карап утырган 7 нче сыйныфта укучы малайлар да телефоннарын сүндереп тын калып тыңладылар Зөләйха апаны! "Кайбер кешеләрдә тискәре фикерләр бар, янәсе татар теле, башка фәннәрне үзләштерүгә комачаулык ясый, ә чынлыкта исә ике-өч тел белгән бала, калган балаларга караганда бөтен фәннәрне дә яхшырак үзләштерә. Сез минем фикер белән килешәсезме, нинди фикерләрегез бар"?- дип балаларга сораулар биреп, кызыклы итеп , тормыштан мисаллар китереп сөйләде ул. 
-Бүген татар теле нигә кирәк, дигән сүзләр ишетелгәли. Тел белү - байлык, ул тормышта да, эштә дә кирәк. Татар телен белгән кеше бөтен төрки халыклар белән тәрҗемәчесез аралаша ала. Бүгенге көндә туган телне югалта барабыз. Вакыт узган саен аны яңадан торгызу авыр булыр. Ата-аналарга, тәрбиячеләргә һәм татар теле укытучыларына балаларга матур әдәби телне өйрәтүдә уңышлар телим,-дип сүзен йомгаклады ул. 
Зөләйха Закирова сүзләренә шактый җырлар да иҗат ителгән. Мәсәлән, “Яулык” “Онытырлык түгел” “Сиңа”,“Вальс” шигырләренә көйләр язылган, җырчылар бик яратып башкаралар.Бәйрәмдә Зөләйха апаның "Сиңа" җырын барыбыз бергәләп тыңладык. 
Икенче кунагыбыз-Россиянең мәгариф отличнигы, "Күңелемдә җәй әле" китабы авторы, 45 елдан артык балаларга белем һәм тәрбия биргән, авылдашларны зурлап "Татарстан яшьләре", "Якты юл" газеталарында йөзләрчә мәкалә язып бастырган , "Тукай районы күренекле шәхесләре " китабында лаеклы үз урынын алган, китапханә каршында оештырылган "Яран гөл" шөгыль клубы җитәкчесе -Гөлфия Әһли кызы Әһлиеваның үз шигырьләрен сәнгатьле итеп укуын, авыл халкын зурлап язылган язмаларыннан өзекләр китереп сөйләвен бик яратып тыңладык. Авылның истәлекле урыннары, чишмәләре турында бик күп яңалыклар да белдек. Авылда уздырылган һәр чарада катнашып, матур чыгышлары белән бәйрәмнәребезне ямьләгән Гөлфия ханымга безнең рәхмәтебез чиксез.Бәйрәм чарасын, гадәттәгечә, сөекле Тукаебызның "Туган тел" җыры белән тәмамладык. 
Үз милләтен яраткан, милләте белән горурланган үз теленә карата тугры булып калган кешеләр безнең арабызда күбрәк булсын иде, телебез мәктәпләрдә укытылудан туктамаса ярар иде дип телибез. Туган тел – рухи байлыгыбыз. Киләчәктә дә үз телебездә күркәм чаралар үткәрергә язсын, тел яшәсә милләт тә яши, шуны онытмаска кирәк.

Флүзә Сәлимова, Боерган авылы китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев