Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Театр уйнап телләр өйрәнәбез!

Минзәлә шәһәренең 5нче "Таңкай" балалар бакчасына  театр күчеп килгәндәй булды.

Балалар бакчасының инновацион юнәлешен тормышка ашыру кысаларында - полилингваль белем бирү максатыннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен безнең традицион булган «театр атналыгы» булып узды. Барлык төркемнәрдә тәрбияләнүчеләр яшь тамашачылар, әниләр һәм әбиләр хөкеменә рус, татар һәм инглиз телләрендә әкиятләр тәкъдим иттеләр. Спектакльләрне күрсәткәндә төрле декорацияләр, костюмнар, театр афишалары кулланылды. Балалар рәхәтләнеп яраткан әкият геройларына әйләнделәр, үзләренең чыгышларын шигырьләр, җыр һәм биюләр белән озатып бардылар. Аларның күбесе өчен бу беренче чыгыш булды. Әти-әниләрнең театральләшкән уенда катнашуы да куанычлы вакыйга булды. Тәрбияләнүчеләр үзләренең әниләренә һәм әбиләренә бик сокланып карадылар, чөнки алар балаларыга таныш булган  әкият геройларын бик яхшы уйнадылар.

Рәмзилә Исакаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев