Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Театр – тормышыбыз, яшәешебез көзгесе

2022 ел Рәсәй дәүләтебездә «Халыклар сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау» елы дип игълан ителде. Шул уңайдан  «Алтын каурыйлы кош» балалар бакчасы да тырышып, әдәбият-сәнгать кысаларын истә калырлык итеп, матур бәйрәмнәр уздырды.

Алай гына түгел, кояшлы Март ае «Халыкара театр» көнен дә үз эченә алган бит. Икеләтә бәйрәм хөрмәтенә бакчада системалы эшләп килүче театраль сәхнә үз эшен бик оста башкарды. Рәхәтләнеп театр уйнадык, төрле очрашулар оештырдык.

Чыннан да  театр безнең бөтен тормышыбыз, яшәешебез. Балалар бакчасында, бигрәк тә театр эшчәнлеге аша, уңай нәтиҗәләргә ирешергә була. Театр осталыгы аша  аралашу үзе бер могҗиза.

Безнең балалар бакчасында 2013 нче елдан «Әкият» театр түгәрәге системалы эшләп килә. Шуны истә тотып, «Алтын каурыйлы кош» балалар бакчасында театраль юнәлештә күпкырлы эш алып барыла. Бу эшкә тәрбиячеләр, балалар гына түгел, хәтта әти-әниләр дә бик теләп алындылар. Театр аша балада зәвык, әдәплелек, бердәмлек, ярдәмчеллек, матурлыкка соклануны тәрбияләп була. Телебезгә мәхәббәт, кызыксыну хисен балада бары тик уен, шул ук вакытта театр сәнгате аша уяту һәм саклап калу отышлы алым.

Иң мавыктыргыч мизгел – ул балаларның чын театр артистлары белән аралашуы булды. Шуны истә тотып,  без дә театр атналыгы кысаларында бакчабызга кунак дәштек. Яр Чаллы шәһәре Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театры артисткасы – Арсланова Чулпан Фәрит кызын чакырдык.

Истәлекле мизгелләр сизелми дә узып китте. Бакчабызга йөрүче 10 нчы төркем балалары «Үз һәнәренең остасы» дип исемләнгән авторлык әкиятен сәхнәләштерделәр. Уйнадык та, җырладык та, биедек тә, хәтта чын артистка Чулпан Фәрит кызы балалар белән мастер класс та уздырырга җитеште.

«Мин нишлим – син дә кабатла», «Көзге» уеннарын Чулпан Фәрит кызы балалар белән бик кызыклы итеп уйнады.

«Сорау-җавап»  алымы да бик отышлы булды. Балалар, «Сез кечкенә вакытта театр уйнадыгызмы»?, «Хәзер яратып театр уйныйсызмы»? кебек сорауларына җаваплар алдылар. Тагын да матур, иҗади эшләр, очрашулар көтеп калабыз. Туган телебезне, сәнгатебезне, матурлыкка омтылуыбызны кечкенә буыннан тәрбия итсәк, җимешләре дә татлы булыр.

100нче «Алтын каурыйлы  кош» балалар бакчасы  татар теленә өйрәтү тәрбиячеләре Миргалимова Р.Г., Шарафиева Г.С.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев