Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Театр иленә сәяхәт

Ак- Чишмә китапханәсе кече мәктәп яшендәге китап укучылары өчен “Театр – серле дөнья” дип аталган мәдәни дәрес уздырды.

Ак-Чишмә китапханәсе кече мәктәп яшендәге китап укучылары өчен “Театр – серле дөнья” дип аталган мәдәни дәрес уздырды.

Дәрес башында алдагы мәдәни дәресләрдә алган белемнәрне ныгыттык, узып баручы елның Россиядә театр елы икәнен билгеләп үттек. Китапханәче театр турында лекция укыды, мәдәни көндәлек белән эшләдек, балаларга шундый сорау куелды: “Театрда нинди һөнәр ияләре эшли?”

Китап укучылары мәдәни дәрестә актив катнашты, алар өчен театр турында яңалыклар ишетү театр дөньясына зур сәяхәт булды, Казан каласындагы “Әкият” театры турында күбрәк белергә ярдәм итте. Соңыннан дәрес башында куелган сорауга бергәләп җаваплар таптык.

Дәрес азагында “Театр – серле дөнья” исемле электрон презентация белән таныштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев