Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Таралсын җыр якты җиһанга!

Чаллы шәһәре 58 мәктәбенең мәҗлесләр залында шушы көннәрдә күңелле, бик озакка истә калырлык, матур очрашу булып үтте.

Бу очрашуга шәhәребездә яшәп иҗат итүче шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, үзенең 70 яшьлек олы юбилеен билгеләп үткән Галиәхмәт Шаhи чакырылган иде. Безне сөендереп, яраткан шагыйребезне котларга, бу чарага аның иҗатташ дуслары да килделәр. “ Таралсын җыр якты җиhанга!” дип аталган әдәби-музыкаль кичәбезне Рөстәм Фәттахов җитәкчелегендәге “Моңлы курай” ансамбле ачып җибәрде. Әйтеп үтәргә кирәк, “курайчылар” безнең күп чараларда катнашалар, зәвыклы матур чыгышларын килгән кунаклар да, укучылар да hәрвакыт яратып, җылы кабул итәләр.

Галиәхмәт Шаhиның катлаулы тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләп, кичәне алып баручы Лилия Абдульминова аның шигырләренә иҗат иткән җырлар белән үреп алып барды. Без кичәдә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Илгиз Закиров, күп конкурслар лауреаты Илсөяр Зарипова, танылган Алинә hәм Динә дуэты, автор-башкаручылар Эльмира Хафизова, Илнур Фәйзуллин башкаруында җырлар тыңладык. Залда утырган hәр кешенең күңелендә бәйрәм рухы тантана итте!

Укучылар да йөзгә кызыллык китермәделәр, шагыйрьнең езе янына басып, сәнгатьле итеп шигырьләрен сөйләделәр. Галиәхмәт Шаhи hәр катнашкан баланың кулын кысып, үзенең шигырь китабын бүләк итте.

Искиткеч ихлас аралашу булды ул көнне, кунагыбыз алып баручының сорауларына җавап бирде, залда утырган укучыларга матур теләкләрен җиткерде.

Очрашу безнең күңелләрдә бик җылы хисләр калдырды.

Галиәхмәт аганың безне яңа шигырьләре, җырлары белән куандырып озак яшәвен телибез. Иҗатташ дусларына очрашуга килгәннәре өчен зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, зур уңышлар теләп калабыз!


Чаллы шәһәре 58нче мәктәп китапханәчесе Нәсимә Мөхәмәтшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев