Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Татар телле табиблар да кирәк!

Казан шәһәреннән Илүзә Сабирова олимпиадалар, татар теле турында үзенең фикерләрен язып җибәргән. Укыгыз әле, килешәсезме Илүзә белән?

Мин татар теленнән олимпиадага ике атна әзерләндем. Дулкынландым, әлбәттә. 9нчы класслар арасында 3, 5 сәгать дәвам итте, 86 баллдан 72не жыйдым, 2нче урын. Быел бөтен сыйныфларда да авыр иде олимпиада. Теоретик биремнәрне академик басманы укыганга гына яза алдым. Казан мәктәпләреннән призерлар, жиңүчеләр аз, барысы да районнардан.

Олимпиададан соң шул хакта да сүз чыкты инде, татар теле олимпиадасында җиңүчеләр дә хәтта татар филологиясенә укырга керергә теләми, дип язып чыктылар. Моның өчен берәүне дә гаепләргә кирәкми, миңа калса. Беренчедән, хәзер мәктәпләрдә татар теле белгечләренә болай да эш җитми. Димәк, ул әлегә преспективалы һөнәр түгел. Икенчедән, безгә татар телле укытучылар гына түгел, әйтик, табиблар, инженерлар да кирәк бит. Татар теле тормышның теләсә кайсы тармагында кулланылырга тиеш.

Минемчә, иң мөһиме – телне саклап калу. Кая гына укырга керсәң дә, туган телеңнн онытмаска, аны саклап калу өчен максималь көч куярга кирәк. Туган телем – татар теле дип горурланып яшик.

Илүзә Сабирова, Казан.


Фотода Илүзә сулдан беренче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев