Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Табигатьнең чисталыгы - безнең кулларда

Чаллы шәһәренең 100нче «Алтын каурыйлы кош» балалар бакчасын инде менә 8нче ел рәттән “Яшел флаг” халыкара программасында актив катнаша.

Әйләнә-тирә мохитнең – һава, җир һәм сулыкларның пычрануы, табигый байлыкларның кимүе кешелек җәмгыяте алдына зур бурычлар куя. Мондый шартларда экологик белем һәм тәрбия бирүне көчәйтү зур әһәмияткә ия, шуңа күрә балаларны мәктәпкәчә яшьтән үк үзебез яшәгән як табигатен белергә, аның байлыкларыннан дөрес файдаланырга һәм сакларга өйрәтү бик тә мөһим.

Шуны күздә тотып, 100нче «Алтын каурыйлы кош» балалар бакчасында да экологик тәрбиягә зур урын бирелә. Инде менә 8 нче ел рәттән безнең бакча “Яшел флаг” халыкара программасында актив катнаша. Һәр елны без “Батареяны тапшырыгыз- керпене саклагыз”, “Кошларга җимлек”, “Кәгазь тапшыр-урманны саклагыз”, “Һәр кошның үз өе” акцияләрендә катнашабыз. Балалар белән берлектә “Бәрәңге көне”, “Кошлар- каурыйлы дуслар”, “Яшел алан театры”, “Экология көне” кебек күңел ачу чаралары уздырабыз. Балалар бу бәйрәмнәрдә җыр,бию, уеннар аркылы табигатькә җылы мөнәсәбәттә булырга өйрәнәләр. Шулай ук бездә үтүче өмәләрдә дә ата-аналар белән балалар бик теләп катнаша..

Балаларда табигатькә ярату,тирә-якны пөхтә итеп саклауга карата тәрбия эшендә безнең бакча тагын бер үзенчәлекле эш алымын системалы алып бара. Бу алым кулланылган чималны яңадан сулыш биреп төрле кызыклы кул эшләрен ясау:бушаган сок бөкеләренә, кулланылган су,сок шешәләренә,коелган нарат күркәләренә - болар барысы яңадан яшәү көче бирү. Мондый алым бик кызыклы,уңай яклары да отышлы; әти-әниләр белән дустанә элемтә туа ,бала белән гаилә арасында да аралашу көчәя. Ә бу исә безнең эштә дә уңай нәтиҗәләр бирә.Тирә-якны,урман-елгаларны экологик яктан чиста,тәртиптә тотуда да кулланылган чималны эшкәртеп яшәеш бирү бик әhәмиятле. Чөнки тирә-якта аунап яткан яки эшкә яраксыз материаллардан табигатьне арындыру бик мөhим. Бу чисталыкка,тәртипкә бер адым.

Әгәр дә без – тәрбиячеләр, ата-аналар – балаларны кечкенәдән үк табигать күренешләре белән кызыксындырып, һәрбер тереклеккә мәхәббәт хисен тәрбияләсәк кенә, аларга карата мәрхәмәтлелек уята алсак кына, балалар зур үскәч, тирә-юньгә яхшы мөнәсәбәттә булырлар дип, ышанып әйтә алабыз.


Чаллы шәһәре 100нче «Алтын каурыйлы кош» балалар бакчасы тәрбиячесе Камалова Эльвира Рафик кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев