Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Сталинградның сүнмәс уты

8нче балалар китапханәсе 21нче урта мәктәпнең 3нче сыйныф укучылары өчен «Сталинградның сүнмәс уты» дип исемләнгән патриотик дәрес үткәрде.

Бүгенге көндә китапханәчеләр һәм укытучылар алдында торган мөһим 
бурычларның берсе – тормышка әзер булган, үз Ватанына чын күңелдән 
бирелгән Кеше, Гражданин һәм Патриот тәрбияләү. Патриотик тәрбия 
дигәндә, без балаларны милли үзаңга һәм гражданлык хисенә ия булган 
шәхесләр, Ватанның лаеклы уллары һәм кызлары итеп тәрбияләүне күз 
алдында тотабыз. 
Шушы көннәрдә Бөек Ватан сугышында Сталинград өчен барган 
бәрелешләрдә җиңүгә 80 ел тула. Икенче бөтендөнья сугышында бөек 
борылыш чоры буларак теркәлгән Сталинград канкоешы турында 
таныштыру максатыннан чыгып, 8нче балалар китапханәсе                   
21нче урта мәктәпнең 3нче сыйныф укучылары өчен 
«Сталинградның сүнмәс уты» дип исемләнгән патриотик дәрес үткәрде. Чара 
барышында балалар китапханәчеләр тарафыннан әзерләнгән презентация аша 
Сталинград сугышы тугында тулырак мәгълүмат алдылар, шулай ук 
«Сталинград сугышы геройларына» тарихи-мемориаль комплексы һәм 
«Павловлар йорты» кебек тарихи урыннар белән таныштылар. Укучылар, 
дикъкать белән, Рәсәйдә генә түгел чит илләрдә дә танылган автор Сергей 
Алексеевның «Атаклы йорт» хикәясен тыңлап, китапханәче биргән 
сорауларга җаваплар бирделәр. 
Чарада катнашучы балалар күңелгә үтеп керешле итеп шигырьләр 
сөйләделәр, кызлар «яралы» солдатларга беренче ярдәм дә күрсәттеләр.    
Дәрес бер минут тынлык белән тәмамланды.
Сталинград сугышы – ил язмышын хәл иткән, сугыш барышында 
тамырдан борылыш ясаган һәм иң канкойгыч сугыш, аны онытырга безнең 
хакыбыз юк.
Чаллы шәһәре, Ләйсән Хәертдинова.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев