Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Спорт туризмы ярышлары

Татарстан Республикасы җыелма командасы туризм спорты буенча Бөтенроссия ярышларында призер булды

2018 елның 29 – 30нчы сентябрендә Мәскәү өлкәсенең Лыткарино шәһәре территориясендә туризм спорты буенча Бөтенроссия ярышлары, традицион ачык XXII «Гонки четырех» җәяүле дистанциясендә  спорт туризмы буенча Мәскәү шәһәре ярышлары булды.

Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Казан шәһәре Яңа Савин районы «Простор» балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр йорты», Яр Чаллының “1нче номерлы балалар һәм яшьләр сарае”,  “Арча муниципаль районының укучылар сарае”нда тәрбияләнүчеләр катнашты.

29нчы сентябрьдә  «дистанция – җәяүле - группа» 3нче классында чыгыш ясау нәтиҗәсе буенча Данил Самихин, Әмир Багабиев, Кәрим Багабиев, Эмиль Шәйхетдиновлар катнашындагы  команда “14 – 15 яшьтәге яшүсмерләр” яшь төркемендә икенче урынны, 30нчы сентябрьдәге чыгышларында икенче урынны алдылар.  

“14 – 15 яшьтәге кызлар” яшь төркемендә Арина Иванова, Анна Шибаева, Камилла Талбиева, Алина Гараева катнашындагы  команда өченче урынны алды.

Мәгълүмат Мәгариф һәм фән  министрлыгы  сайтыннан  алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев